Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.12.2017

Остап Бендер маҗараларының яңа бүлеге ачыла

Чәршәмбедән Остап Бендер маҗараларының яңа бүлеге башлана. Рио-де-Жанейро хакында хыялланган геройның үз хыялын тормышка ашыру юлында очраган маҗараларын «Золотой телёнок» сериалында карамыйча калмагыз.

“Бөек комбинатор” Остап Бендер балачагыннан ук Рио-де-Жанейро хакында хыяллана. Аңа ил гражданнарыннан “чагыштырмача намуслы юл белән акча алу” ысуллары билгеле. Тик менә Совет илендә кайлардан бер дә булмаганда ярты миллион гына акчасы булган кешене эзләп табарга?

Менә үзен  түбән хезмәт хакы алган гади дәүләт эшчесенә куеп йөргән яшерен миллионер, ниһаять, табыла. Ул Остапка акчаларны үзе үк “зәңгәрсу капкачлы тәлинкәгә салып” китерергә тиеш. Бөек комбинатор моңа ничек ирешер? Аның балачак хыялы тормышка ашармы? Бу хакта телевизор караучыларга әлеге фильм искиткеч актерлык ансамбле белән бергә сөйләр. Сергей Юрский, Леонид Куравлев, Зиновий Гердт һәм Евгений Евстигнеев шулар рәтендә.

Маҗаралы «Золотой телёнок» сериалын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 6 нчы декабрьдән 21:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»