Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017
Парижда Сабан туе батыры булып Теләче көрәшчесе танылды

24−25 май көннәрендә Парижда милли бәйрәм — Сабан туе кысаларында халыкара көрәш турниры узды. Марс кырындагы турнирны Россия һәм Халыкара көрәш федерацияләре оештырды.
Парижга бил алышырга Россия данын якларга Татарстан көрәшчеләре — Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Башкортстаннан, соңгы елларда республика ярышларында Теләче районы өчен бил алышучы Артур Зөлкәрнәев киткән иде.
Егетләр өчесе дә уңышлы чыгыш ясаган — үз авырлыкларында — 70, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәүдә җиңүче булган.
Ә баш батыр — Теләче егете Раил Нургалиев. Раил быел федераль Сабан туенда баш батыр булып танылган иде инде.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова