Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.05.2017

Парижның Марс кырында иртәгә Сабан туе була

2017 елның җәендә Париж халкын татар халкының традицияләре һәм йолалары, шул исәптән, аш-суы белән таныштыру өчен Франция башкаласында Сабантуй милли бәйрәме уздырылачагы турында Казан мэриясенең матбугат үзәге 2016 елның декабрь урталарында ук — Казан мэры Илсур Метшинның Франциядә Париж мэры Анн Идальго белән очрашып, килешү имзалаган чагында ук хәбәр иткән иде.

2017 елның 15−16 февраль көннәрендә Анн Идальгоның Казанга ике көнлек визиты вакытында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Париж мэры Анн Идальго белән очрашып, 2017 елда Парижда Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышты. Сабантуй — 2017 Франция башкаласында Марс кырында уздырылыр дип килешенгән иде. Чараны уздыру вакыты ул чакта тәгаенләнмәде. Бу очрашуда Рөстәм Миңнеханов Сабантуй милли бәйрәменең ЮНЕСКО матди булмаган мирас реестрына керә алу мөмкинлеген дә әйтеп узган иде.

Сабан туе Парижда 25 май көнне үткәрелә. Франциядә татар диаспорасы вәкиле Ришат Сабитов Бөтендөнья татар конгрессы аша ватандашларын Сабантуйга чакыра. «Марс кыры (Champ de Mars) Эйфель манарасы (станция метро Ecole Militaire) янында урнашкан. Керү Place Joffre ягыннан, ирекле. Париж Сабантуе Казан һәм Париж Мэрияләре килешүе нигезендә, Татарстан Республикасы, Франциядә Россия Федерациясе илчелеге, Франциядә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллеге һәм „Дом Франция-Татарстан“ ассоциациясе ярдәмендә үтә», — дип хәбәр итә ул конгрессның рәсми сайтында.

Париж Сабан туенда «Зөләйлә» кызлары, «Казан егетләре», «Казан» бию төркеме, Айгөл Хәйри, Айгөл Бариевалар катнашачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!