Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2016

Паршикова Казанда: "ФИФА Конфедерацияләр кубогына билетларның бер төрле торуын тели"

Паршикова Казанда: "ФИФА Конфедерацияләр кубогына билетларның бер төрле торуын тели"  Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына билетларның бөтен ил гражданнары өчен бер төрле торырга тиешлеген әйтә. Бу хакта статс-секретарь, Россия спорт министры урынбасары Наталья Паршикова "Татар-информ" агентлыгында "FIFA-2017" Конфедерацияләр кубогы стартына кадәр - 500 көн" темасына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

Конфедерацияләр кубогы 2017 елның 17 июненнән 2 июльгә кадәр 2018 елгы дөнья чемпионатының 12 аренасы: Казан, Сочи, Санкт-Петербург һәм Мәскәүнең "Открытие Арена" стадионында узачак. Турнирга жирәбә салу 2016 елның 26 ноябрендә Казанда оештырылачак. Футбол буенча дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда узачак.

Паршикова аңлатып узганча, оештыручы ил өчен билетлар башка илләргә караганда бераз артыграк бүленә. "ФИФА үзе өчен раслаган күләмдә табыш алырга тиеш. Бәя сәясәте РФ гражданнары өчен генә түгел, бөтен кеше өчен бер төрле булачак", - дип ассызыклады Паршикова.

Аның сүзләренчә, бәя сәясәтен 2018 елгы дөнья чемпионатын оештыручы түгел, ә нәкъ менә ФИФА раслый. "Барлык билетлар да бик тиз тарала. Билетларны алалар икән, бәясе дә төшерелми. Бездә ничек булыр икән, карарбыз", - дип билгеләп үтте ул.

"ФИФА дөнья базарында ниләр барганны аңлый, шуңа да оешма бәя сәясәтен оптимальләштерү турында уйлана", - диде РФ спорт министры урынбасары.       

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20