Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

Паспортсыз социаль челтәрләрдә теркәлү мөмкинлеген “Таяну ноктасы” ачыклый

Дүшәмбе, 24 нче апрель, “Таяну ноктасы” социаль челтәрләргә керүне тыю турындагы канун өлгесен игътибар үзәгенә ала. Студия кунаклары - даими кунак Римзил Вәлиев, психолог Айсылу Нәгыймова, педагог һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Раил Шәмсетдинов, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров канун проекты турында әңгәмә алып баралар.

Исегезгә төшерәбез, Ленинград өлкәсе депутатлары 14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун өлгесе әзерләгән иде. Канун проектында әйтелгәнчә, социаль челтәр хуҗалары Русия һәм чит ил кулланучыларының паспортларын тикшерергә мәҗбүр булачак. Шул ук вакытта бер кеше бер генә аккаунт ясый ала. Россиялеләрнең күпчелеге (62 процент) 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән куллануны тыю турындагы канун тәкъдимен хуплый. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары нәтиҗәсе шуны дәлилләгән. Документ шулай ук сервис хуҗасының теркәү вакытында Россия һәм чит ил гражданнарының паспорт мәгълүматларын тикшерү кагыйдәләре булырга тиешлеген күзаллый. Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә, ул 100дән 300 меңгә кадәр штраф түләргә тиеш була. Тикшеренүләр нигезендә, әлеге тәкъдимгә гражданнарның өчтән бере (35 процент) каршы чыккан, барыннан да элек болар Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 24 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Хәзер “Таяну ноктасы” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!