Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2015

П. Астахов “бэби-бокс”лар турында: “Бу – балалардан баш тартуга этәрүче иң гади, нәтиҗәсез һәм коточкыч ысул”

П. Астахов “бэби-бокс”лар турында: “Бу – балалардан баш тартуга этәрүче иң гади, нәтиҗәсез һәм коточкыч ысул”  РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов илдә “бэби-бокс”лар урнаштыру тәкъдименә карата шәхси фикерләрен җиткерде. Бу хакта ул журналистларга, Казанга эш сәфәре кысаларында, Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм Рональд Макдональд йортында булганнан соң оештырылган матбугат очрашуында белдерде.

Балалар омбудсмены төп идеологиясе анонимлыкка корылган “тормыш әрҗәләре”н закон тарафыннан гамәлгә кую инициативасын тәнкыйть утына тотты. Искәртеп узыйк, Федерация Советы әгзалары Дәүләт Думасына Россиядә “бэби-бокс”ларны урнаштыру параметрларын закон тарафыннан рәсмиләштерүне күздә тоткан закон проектын керткән иде. Әлеге инициатива җәмгытьтә шактый ярсу бәхәсләр кузгатты.

Астахов фикеренчә, “бэби-бокс”ларны урнаштыру – нәтиҗәсез һәм юридик яктан гамәлгә ашырып булмаслык тәкъдим. “Мин үз фикеремне 2010 нчы елда ук җиткергән идем инде, аны Президент та хуплады. Шул вакыттан бирле үзгәрешләр юк. Баладан аноним төстә баш тартуны рөхсәт итүче бер генә закон да юк, юкса баланың үз әти-әнисен, милләтен, туу урынын һәм вакытын белүгә, ата-анасыннан мирас варисы булуга хокукы бозылыр иде”, - дип белдерде Павел Астахов. Аның сүзләренә караганда, ата-ана бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителсә дә, балалар барыбер алардан калган мирас варисы булырга тулы хокукка ия. “Бу мәсьәләдә кирәгеннән артык хисләргә бирелү күзәтелә. Фикерләүләрдә эмоциональлек көчле, шуңа күрә “бэби-бокс”лар мәсьәләсенә реаль күзлектән чыгып бәя бирелми”, - дип саный ул. Павел Астахов Бөекбританиядә балаларны ташлап калдырган өчен һәм Бельгиядә “бэби-бокс”ларны пропагандалау өчен җинаять җаваплылыгы кертелүен билгеләп үтте.

Павел Астахов Берләшкән Милләтләр оешмасының бала хокуклары буенча комитетының узган елның февралендә расланган документының 45 нче пунктында Россиядә “бэби-бокс”ларны тыю турында әйтелүен шәрехләп узды. Ни өчен дигәндә, Россия Бала хокуклары буенча конвенциядә катнашучы булып санала. “Без Конституциягә, законнарга, халыкара таләпләргә артык җиңел карыйбыз кебек. Бөтен эмоцияләрне читкә куеп, бу мәсьәләгә аек акыл белән карарга кирәк. Безгә бу инициативаны чынга ашырырга Конституция дә, закон да, Бала хокуклары буенча конвенция дә рөхсәт итми”, - дип ассызыклады илкүләм балалар омбусдмены.

Астахов ата-аналар берләшмәләренең, экспертларның, җәмәгать эшлеклеләренең, балалар, ятимнәр белән эшләүчеләрнең, Авыр тормыш хәленә юлыккан балаларга ярдәм фондының, Балаларны миһербансыз мөгамәләдән яклау фондының, “Балаларга ярдәмгә” волонтерлар фондының да “бэби-бокс”лар куюга кискен каршы булуын белдерде. “Бу балалардан баш тартуга этәргеч бирүче иң гади, нәтиҗәсез һәм коточкыч ысул”, - дип басым ясап әйтте Павел Астахов.

Балалар омбудсмены өченче ел Татарстанда балалардан баш тартуның 149 очрагы теркәлгән булса, былтыр мондый 70 факт булганын билгеләп узып: “Татарстанда “бэби-бокс” ник кирәк? Без социаль ярдәм чаралары белән күбрәк баланың гаиләдә калуына ирештек. Менә нәтиҗәлелек кайда ул! “Бэби-бокс” куя калсагыз, баш тартулар 70 түгел, 700 булачак бит!” – дип ассызыклады Астахов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20