Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2017

Патриот җырчылар “Җырлыйк әле” сәхнәсендә көрәш оештыра

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган махсус патриотик «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруы чыгарылышын бу шимбәдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карый аласыз.

Тапшыруның катнашучылары үз репертуарларында башка җырчыларга караганда ешрак патриотик җырлар яңгыраткан татар эстрадасы җырчылары. Бер Җиңү бәйрәме парады концертыннан читтә калмаган Рөстәм Асаев, солдат киемнәрен үз иҗат образына әверелдергән Азат Тимершәех һәм яшь җырчы Айгөл Гардисламова бер-берсен бәйрәм алдыннан иҗат көрәшенә чакырырга булганнар.

Кызыклы җыр бәйгесеннән нинди күңелле тапшыру килеп чыкканын 6 нчы май кичендә 20:30 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера