Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2015

Пекинда узачак күргәзмәдә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре тәкъдим ителә

Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында ике яклы төркемле визасыз туристлык сәяхәтләрен активлаштыру буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада ТР туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, "Маркетинг, күргәзмәләр, консалтинг" ҖЧҖ башкаручы директоры Сергей Козыренко, шулай ук Россия һәм Кытай туристлык бизнесы вәкилләре катнашты.

Екатерина Барабанова ассызыклаганча, чара ТР өчен зур әһәмияткә ия. "Без барыбыз да Татарстанны чит илдә таныту өчен өстенлекле саналган берничә илне беләбез. Беренче чиратта бу - Кытай", - диде ул.

Сергей Козыренко билгеләп узганча, 2000 елда РФ Хөкүмәте һәм КХР Хөкүмәте арасында визасыз төркемле туристлык сәяхәтләре турында килешү төзелгән. Аның нигезендә Кытай һәм Россия туристлары оешкан туристлык төркеме составында әлеге илләрдә виза алмыйча гына сәяхәт итә ала. 2014 елда килешү кысаларында Россия ягыннан 16 төбәкнең 321 компаниясе һәм Кытай гянынан 31 төбәкнең 960 компаниясе эшләргә хокуклы. 2014 елда Кытай туристлары 286 мең визасыз төркемле сәяхәт кылган. Кытай туристлары арасында иң популяр юнәлеш булып Мәскәү санала - узган ел барлык сәяхәтләрнең 110 меңе аның өлешенә туры килгән. Исемлектә икенче булып Приморье крае (69 мең),  аннары Амур өлкәсе (47 мең) һәм Санкт-Петербург тора (29 мең).

Журналистлар белән булган әңгәмәсендә Екатерина Барабанова хәбәр иткәнчә, Кытайда Татарстаны күрсәтү буенча актив эшләр узган елның октябрендә башланган. Май азагында Татарстан делегациясе Кытайның өстенлекле саналган провинцияләрендә була, аннары республиканың туристлык мөмкинлекләрен Пекинда узачак күргәзмәдә тәкъдим итәләр.  Аның сүзләренчә, 2014 елда Казанда КХРдан килгән туриситлар саны 500дән дә кимрәк булган. "Без үзебез өчен бөтенләй яңа базарга чыктык, хәзер ул Россия өчен өстенлекле санала", - диде  ул һәм Кытайда Татарстанны тәкъдим иткәннән соң туристлар агымы артыр дигән ышаныч белдерде. 

Россия төбәкләре арасында Татарстанның көндәшләре турында сөйләгәндә, Е.Барабанова Свердловск өлкәсен аерым күрсәтте. "Хәзер безнең алда ике бурыч тора. Беренчесе - Татарстанны мөмкин кадәр активрак рекламалау, икенчесе - биредә уңайлы шартлар булдыру, чөнки Кытай базары бик үзенчәлекле", - дип йомгаклады ул сүзен.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20