Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.08.2015

Пенсионерлар Казанда компьютер белеме буенча чемпионатта көч сынаша

Пенсионерлар Казанда компьютер белеме буенча чемпионатта көч сынаша24 һәм 25 августта Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча V Бөтенроссия чемпионаты уздырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, “ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм “Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина сөйләде.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, форум беренче тапкыр 2011 елда Вологдада узган. Ул вакытта анда 45 төбәктән 83 кеше катнашкан. Быел РФ ның 71 төбәгеннән һәм 6 чит илдән 150 кеше катнаша. Чемпионатта 55 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьлек аннан да өлкәнрәк ир-атлар катнаша ала.

Агымдагы елның гыйнварыннан августына кадәр узган сайлап алу ярышларында 3 меңнән артык кеше катнашкан.

Бу турнирда җиңүчеләрне шәхси зачетта һәм команда зачетында да билгеләячәкләр. Ярышлар компьютердан куллана башлаучылар һәм компьютерны шактый яхшы белүчеләр арасында үткәреләчәк.

Министр сүзләренә караганда, Казан чемпионат үткәрү урыны итеп берничә сәбәп буенча сайланган. Татарстан пенсия яшендәге кешеләр арасында компьютер белемен күтәрү буенча программада бу чемпионат барлыкка килгәнче үк катнаша башлады. 2007 елдан алып республикада ел саен 3 мең чамасы кешегә компьютер белеме бирелә. Бүген республикада пенсия яшендәге кешеләрнең компьютер белемен күтәрү буенча 8 төрле программа эшли. Укулар китапханә, предприятие, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, мәктәп, вузлар һ.б. базаларында үткәрелә.

“Компьютер белеменә өйрәнүнең иң мөһим максаты – социаль челтәрләрдә, Skype та туганнар, дуслар белән аралашу мөмкинлеге, дәүләт электрон кабул итү ресурсына мөрәҗәгать итү, “Халык контроле” белән эшләү һәм башкалар”, - дип сөйләде Татьяна Камалетдинова.

Чемпионат биремнәре көндәлек тормышка якынайтылган. Катнашучылар электрон РФ Хөкүмәте, Саклык банкы сервислары, офис программалары, презентацияләр белән эшләү осталыгы буенча ярышачак. 150 кешенең 40 ка якынына бүләкләр һәм медальләр тапшырылачак.

Бу чемпионат - республика өчен иң әһәмиятле вакыйга, дип өстәде Любовь Мишина. Татарстан үзен мәгълүмати яктан алга киткән республика буларак танытты, ул гражданнарның көндәлек тормышына компьютер технологияләрен беренчеләрдән булып кертә башлады. “Бу елларда безнең пенсионерлар компьютер белеме буенча шактый алга китте. Без күптән түгел сораштыру үткәрдек. 68,5 процент пенсионерның өендә компьютеры бар. 58 проценты аннан куллана белә һәм даими куллана. Сораштырылган пенсионерларның яртысы диярлек компьютер белеме дуслар һәм туганнар белән аралашу өчен кирәк, дип белдерде. Икенче урында – файдалы мәгълүмат алу, өченче – яңалыклар карау. Сораштыру күп кешенең компьютер белеменә өйрәнергә теләге булуын күрсәтте һәм без бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип сөйләде Любовь Мишина.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20