Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2018

Пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертәләр

Россия хөкүмәте пәнҗешәмбе, 14 июнь көнне, пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертәчәк. Бу хакта үз чыганагына сылтама белән, «Ведомости» яза.

Министрлар Кабинеты депутатларга иң кырыс вариантны тәкъдим итә: ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь, дип әйткән басманың чыганагы.

Россия Финанс министрлыгы сценарие буенча, Хөкүмәт пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тиеш. Россия Федераль Җыены түбән палатасында фикер алышу барышында ташламалар билгеләнәчәк, дип сөйләгән чыганак.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Интервью с Алмазом Гафиятовым Программа Мин КОС_девчата