Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Почта аша посылкалар юллау артуы электрон сәүдә үсешен күрсәтә

 Почта аша юлланган посылкалар саны артуы электрон сәүдәнең үсешен күрсәтә. Бу хакта кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп узды.

Докладчы әйтүенчә, Татарстанның почта тармагы керемнәре узган елда, алдагы 2013 нче ел белән чагыштырганда, 13 процентка артып, 2,6 млрд сум тәшкил иткән. "2013 нче ел белән чагыштырганда, хатлар саны 31 млн.-нан 28 млн.-га кадәр кимегән. Посылкалар саны, киресенчә, 11 процентка арткан. 2013 нче елда аларның саны 342 мең булган булса, 2014 нче елда 377 меңне тәшкил иткән. Электрон сәүдә чәчәк атуы күренеп тора", - дип нәтиҗә чыгарды Роман Шәйхетдинов.

Язылу тиражлары белән бәйле вәзгыять тотрыклыланган. Министр әйтүенчә, гомуми язылу тиражы, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 22 процентка кимегән булса, агымдагы елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында бу хәлне уңай якка үзгәртүгә ирешелгән. Р. Шәйхетдинов Казан логистика үзәге төзелеше турында искәртте. Почта аша эчке һәм тышкы юлламалар күләме 2022 нче елга көненә 1 млн.-нан артык булыр дип фаразлана, диде министр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20