Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
01.11.2017

Полилингваль тәрбия нинди булырга тиеш?

Бүген «Таяну ноктасы» тапшыруы полилингваль тәрбия бирү темасына багышланган зур бәхәскә чакырып кала. Күп телләрне өйрәнү һәм белем бирү бүгенге җәмгыятьтә мөһим проблемаларның берсенә әверелде.

Полилингваль тәрбия бирү темасына түбәндәге ток-шоу кунаклары үз фикерләрен белдерә: Әнвәр Хуҗиәхмәтов — педагогика фәннәре докторы һәм профессор, Солтания Гатауллина — психолог, Фираз Харисов — педагогика фәннәре докторы һәм КФУ профессоры, Азат Солтангалиев — дүртенче номерлы интернат-лицейның чит телләрне укыту буенча директор урынбасары, Таһир Гыйззәтуллин — дүртенче номерлы интернат-лицейның директор урынбасары һәм төрек теле укытучысы, Айнур Тимерханов — Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире һәм филология фәннәре докторы.

Күп телләрне укыту мәсьәләсен бүген, 1 нче ноябрь, «Таяну ноктасы» тапшыруында күзәтә аласыз. Тапшыру «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 19:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Гашыйклар коненэ бэйрэм булэк ит КОС сила традиций