Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале үткәрде

Польшада Сабан туен беренче тапкыр Җәннәт ханым Богданович hәм аның гаиләсе оештырган иде. Бу зур бәйрәмне үткәрүнең төп максаты — Польшада гомер итүче татар халкын берләштерү, милли традицияләрне башка халыкларга күрсәтү.

Крушиняны авылында узган Сабан туйлары бик үзенчәлекле. Бу бәйрәмдә тарихи вакыйгаларга — Речь Посполитая җирләрендә гомер иткән татарлар тарихына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, 19 августта узган быелгы XI Сабан туенда бәйрәмгә җыелган кунаклар Паркан тирәсендә узган данлыклы көрәш тарихы белән таныштылар. 1683 елда бу сугышта төрек илбасарлары тулысынча тар-мар ителә hәм аларның үзәк Европаны басып алу планы челпәрәмә килә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера