Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Президент киңәше буенча Oskar c7c5 төркеме исемен алыштыра

Oskar c7c5 төркеме бүген үзенең соңгы концертын бирә. «Без социаль челтәрдә бу концертыбызның соңгысы булуын әйткән идек. Хәзер инде бу сүзләребезнең серен ачарга вакыт — без төркемебезнең исемен алыштырабыз», — дип игълан итте Оскар Юнысов сәхнәдән.

Алга таба төркем Gauga дип аталачак. Бу татарча ГАУГА сүзенең инглизчә язылышы.

Oskar c7c5 төркеменең исемен алыштыруының бер сәбәбе итеп Оскар Юнысов Татарстан Президенты фикерен китерде. «Егетләр әйбәт, әмма исемнәрен алыштырсыннар», дигән Президент башка альтернатив музыка вәкилләре музыкасы белән бергә Oskar c7 c5 төркеменең аудиоязмаларын тыңлагач.

Әлеге төркем караган Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров гауга сүзен «скандал» мәгънәсендә түгел, бары тик, тавышлы итеп җырлаучы мәгънәсендә генә аңларга тәкъдим итә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!