Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2016

Президент Рөстәм Миңнеханов балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү эшләрен төгәлләү чиген билгеләде

ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеоконференция рәвешендә үткәрелгән республикакүләм киңәшмәдә Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы, мәгариф учреждениеләре, ресурс үзәкләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары кебек объектларда капиталь төзекләндерү эшләре барышына бәйле вазгыять каралды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин соңгылары буенча ачыклык кертеп, 8 апрель мәгълүматлары буенча, 147 объектта капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла, диде. Аерым алганда, биредә 80 гомуми белем бирү мәктәбе, 15 коррекцион мәктәп, 52 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы турында сүз бара. Быел балалар сәламәтләндерү лагерьларының 9ын капиталь төзекләндерү, 2сен төзү һәм 1сен реконструкцияләү күздә тотыла. Объектларның 1се инде файдаланылышка тапшырылган, калганнарында эшләр дәвам иттерелә.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр барлык 8 объектта да алып барыла. Башкарылган эшләр күләме – 18,7%.

Мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. 43 объектның 3сендә эшләр инде тәмам булган. Шулай ук 3 яшүсмерләр клубында, 4 муниципаль берәмлек советлары бинасында, 3 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә андый эшләрне очлап чыкканнар.

Президент Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан, балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү эшләрен 15 майга кадәр төгәлләүне таләп итте. Аннары тиешле әзерлек чаралары алып бару, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы белгечләрен җәлеп итү кирәк, дип күрсәтмә бирде, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20