Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2015

Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәти сәфәр белән - Петрозаводскида

Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфре буенча Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводскига  килде. Петрозаводск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Карелия башлыгы Александр Худилайнен каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында (2014 елның 15-16 февраль көннәре) Татарстан Президенты “Петрозаводск дәүләт университеты” ФДБУның Югары биомедицина технологияләре институтында була, ИТ-парк эшчәнлеге белән таныша.

Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмә имзалау ниятләнгән.

Рөстәм Миңнехановның Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы һәм башка чаралар планлаштырылган иде.

Шулай ук кичә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар  йомычка плитәләр җитештерү буенча “Калевала” ҖЧҖ агач эшкәртү компаниясе предприятиесендә булдылар. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20