Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.03.2015

Президент Рөстәм Миңнеханов Казан хореография училищесы интернатында булды

Президент Рөстәм Миңнеханов Казан хореография училищесы интернатында булды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан хореография училищесы интернатында булды. Аның бинасы агымдагы ел башында төзелеп бетте.

Кунаклар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, М.Җәлил исемендәге Татар  дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм башкалар да бар иде.

Гомум мәйданы 1,7 мең квадрат метрга якын тәшкил иткән 4 катлы бина төзелеше 2013 елда башланды һәм 2015 елның 1 гыйнварында тәмамланды. Төзелешкә 95 миллион сумга якын акча тотылган.

Интернатка килүгә, Рөстәм Миңнеханов танылган балет артисты, балетмейстер, СССРның халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Васильев белән аралашты. Ул журналистларга сөйләгәнчә, Казан хореография училищесы интернатында булу аның өчен сюрприз булган. Чөнки ул Казанга эш буенча килгән һәм аны көтмәгәндә интернат ачылышына чакырганнар. "Бүген интернатта яшәячәк кешеләр өчен дә, театр өчен дә, хореография сәнгатен яратучылар өчен дә бәхетле көн, бу әһәмиятле вакыйга. Мин Мәскәү хореография училищесында укыган вакытта, кызганычка, безнең интернат юк иде. Мин әти-әнием белән яшәдем һәм көн саен иртәнге сәгать 10нан кичкә кадәр  хореография училищесында булып, йокларга гына өйгә кайта идем, - дип билгеләп үтте Владимир Васильев. - Биредә яшәячәк кешеләр чын мәгънәсендә сәнгатькә бирелгән булачак. Монда алар яхшы артистлар булсын өчен бөтен шартлар да бар". Ул шулай ук хореография училищесы, интернат һәм театрның элемтәсенең мөһимлеген ассызыклады.

ТР Президенты интернат бинасын, аерым алганда, ашханә һәм медицина блокларын, компьютер сыйныфын, укучылар яшәячәк бүлмәләрне, шулай ук балет залын карады. Кунаклар алдында классик һәм халык биюләре бүлекләрендә укучылар чыгыш ясады.

"Бүгенге шатлыклы вакыйга - төбәкнең мәдәни тормышының бер мизгеле генә түгел, бу безнең күптәнге - Казанны хореография сәнгате үзәкләренең берсе итү турындагы хыялның  тормышка ашуы, - дип саный Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина. - Без бу диварларны безнең йортта тәрбияләнгән бөек осталарның фотосурәтләре бизәвен телибез", - дип өстәде ул.

Татьяна Шахнина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм төзүчеләргә рәхмәт белдерде. "Әле күптән түгел генә нигез чокыры яныннан узганда, бу төзелеш озакка сузылыр дип уйлый идек. Әмма кыска гына вакыт эчендә шундый матурлык тудырылды!" - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, актив төзелеш узган елның җәеннән бирле барган. Элегрәк Казан хореография училищесының интернаты булмаган, шуңа да ата-аналарга балалары өчен арендага фатир алырга туры килгән.

Май аенда училище педагоглары яңа талантлар эзләү өчен Татарстан районнарына бара. Хәзерге укучыларны да санап, интернат тагын 15ләп укучына кабул итә ала. Ул барлыгы 40 укучыга исәпләнгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20