Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2015

Президент Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчы Илһам Шакировка дәүләт бүләге тапшырды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендәге камин залында узды.

Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчыны 80 яшьлек юбилее белән котлады, сәламәтлек теләде һәм таланты, татар мәдәниятен үстерүдә күпьеллык иҗади хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, Татарстан Президенты юбилярга “Форд Мондео” автомобиле ачкычларын тапшырды.

Бүләкләү тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә ТРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. 1960 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм шул елдан башлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә әйдәп баручы солист-вокалчы булып эшләгән.

Илһам Шакиров – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. 1986 елда “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән.

15 февраль көнне кичке 5 тә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Илһам Шакировның юбилей кичәсен уздыру ниятләнә.

13 март көнне Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Илһам Шакировның юбилей концертын уздыру планлаштырыла. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20