Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.02.2015

Президент Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш буенча сәфәр кыла

Президент Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш буенча сәфәр кыла Бүген Татарстан Президенты Ютазы муниципаль районына эш сәфәрендә Урыссу үзәк район хастаханәсендә булды. Рөстәм Миңнеханов бу сәламәтлек саклау учреждениесенең капитальтөзекләндерелгән корпусларының берсен карады. Яңартылган бинада үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге урнашкан. Республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан Президенты өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде.

Объектның капиталь ремонтын республика бюджеты финанслаган, чыгым  10,2 млн сумнан артык тәшкил иткән. Бинада 2014 елның августында ремонт эшләре башлаган, һәм быел 15 февральдә төгәлләнгән.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең акушерлык-гинекология бүлеге тәүлек дәвамында яту өчен 10 урынга исәпләнгән. Бүлектәге хезмәткәрләр саны 18 кеше тәшкил итә.
Быел Урыссу үзәк район хастаханәсендә балалар тудыру бүлеген 4,7 млн сумлык медицина җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла. Дәвалау учреждениесенең баш табибы Ренат Фатыйхов журналистларга белдергәнчә, җиһазларның бер өлеше кайтарылган, шушы көннәрдә монтажлау эшләре башланачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты баш табибка медицина техникасы алу өчен 1 млн сумга сертификат тапшырды.

Бу минутларда Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы Советының 2014 елда социаль-икътисадый үстерү нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга бурычлар куюга багышланган утырышында катнаша. Утырыш башланганчы, ТР Президенты Ютазы районы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе һәм проектлары белән танышты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20