Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.09.2016

Президент сәфәрдә

Ике көнлек сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә булачак.

 

Франкфурт-на-Майне халыкара аэропортына килеп төшүгә үк, Рөстәм Миңнеханов Германия Машина төзүчеләре берлегенә (VDMA) юнәлде. Сәфәренең төп максаты – "Автомеханика–2016" күргәзмәсен ачуда катнашу. Ачылыш тантанасы бүген Франкфурт ярминкәсе (Messe Frankfurt) территориясендә узачак.


Татарстан Республикасы Президенты программасында ZF Friedrichshafen (автомобильләр өчен привод һәм подвеска техникасы), Hella (автомобильләр өчен яктырту һәм электроника системалары), ThyssenKrupp Bilstein (автомобильләр амортизаторлары), Bosch (автосәнәгать өчен челтәр мобиль хезмәт күрсәтүләре) компанияләре стендларын карау, дип ачыклык кертә Президентның матбугат хезмәте.


Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Таһир Гатауллин һәм башкалар да бар.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20