Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2015

Президент сыйфатлы белем бирүне төп максат итеп куйды

Президент сыйфатлы белем бирүне төп максат итеп куйды

Республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү – Татарстанда якындагы киләчәккә гомуми урта белемнең төп бурычы. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде. Әлеге бурыч "Татарстанда гомуми белем системасын камилләштерү турында"гы Татарстанның Иминлек советы утырышында куелды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.



— Бүген уку йортларын тәмамлаучылар озакламый республикабызның үсеше буенча карарлар кабул итәчәкләр. Шәхес формалашуда мәктәпкә һәм укытучыларга аерым роль бирелә. Соңгы елларда республикада гомуми белем системасын модернизацияләү буенча зур эш алып барыла, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла, балалар бакчалары төзелә, Мәгариф үсеше стратегиясе чаралары уңышлы башкарыла, — дип белдерде Татарстан Президенты, утырышны ачып.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу билгеле бер нәтиҗәләргә китерәчәк — Татарстан күп еллар дәвамында Бөтенроссия олимпиадасында катнашу нәтиҗәлелеге буенча Идел буе федераль округында иң алда бара, нигездә барлык фәннәр буенча БДИның уртача күрсәткече илдәге шундый ук күрсәткечләрдән югарырак. Әмма тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешәсе килә.

— Хәзерге этапта безгә мәгариф өлкәсендәге ситуацияне җентекләп анализларга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә, аларның сәбәпләрен ачыкларга һәм уртак эшебезнең өстенлекләрен билгеләргә кирәк, — диде Татарстан Президенты. — Бзнең төп бурыч — республиканың теләсә кайсы почмагында сыйфатлы белем алу мөмкинлеген һәм югары уку йортларны тәмамлаучыларның конкуренциягә сәләтен тәэмин итү.

Уку йортларын тәмамлаучыларның һөнәри юнәлеш мәсьәләсе хәл ителмәгән булып кала. Бу өлкәдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тиешенчә эшләп җиткерми әле.

— Мәгариф өлкәсенең бюджет акчалары тотылу буенча беренче урында булуы сер түгел, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Соңгы елларда без чыгымнарны матди-техник база, стратегия чаралары һәм хезмәт өчен түләү фонды буенча да шактый арттырдык, әмма мәгариф сыйфаты яхшыру сизелерлек түгел әле. Бөтен мәсьәлә без булдыра торган инфраструктурада түгел, ә шунда эшләүче кешеләрдә. БДИ нәтиҗәләре буенча, иң начар һәм иң яхшы 10 мәктәп арасында аерма 2014 елда рус теле буенча 32 балл тәшкил итте, 40 балл — математика буенча. Ә без бит норматив финанслауны кулланабыз. Аерма әлләни түгел. Авыл җирләрендә без күбрәк тә акча тотабыз, ә нәтиҗә нинди?

Рөстәм Миңнеханов шулай ук методик кабинетлар эшен яңадан карарга, район мәгариф бүлекләре эше сыйфатына игътибар итәргә өндәде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда республикада мәгариф өлкәсенә инвестицияләр зур булуын билгеләде.

Республиканың БДИ  буенча күрсәткечләре яхшы, әмма алдынгы түгел. Алар Россия буенча уртача күрсәткечтән 3,2 баллга артык, бу, Энгель Фәттахов фикеренчә, тотылган акчаларга туры килми. Шул ук вакытта иң яхшы һәм иң начар мәктәпләр арасында аерма бик зур.

Татарстанда, министр сүзләренә караганда, 1403 мәктәптән 244е – аз комлпектлы. Татарстанда 80 укучыдан да ким булган урта мәктәп калмаска тиеш, дип йомгаклады сүзен министр.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20