Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Президентның Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясавы турыдан-туры трансляциядә алып барыла

Пәнҗешәмбе, 21 нче сентябрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турындагы еллык юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның чыгыш ясавын «Яңа Гасыр» каналы турыдан-туры трансляциядә күрсәтә.

Искәртеп узыйк, 21 нче сентябрьдә Казанда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ике утырышы уза. Шул рәвешле, 20 нче утырыш 10:00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында башлана. Анда республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый.

Караласы мәсьәләнең мөһимлеген һәм халык кызыксынуы зур булуны исәпкә алып, утырыштан «Яңа Гасыр» каналы һәм «Болгар радиосы» турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештыралар.

Еллык юлламаның турыдан-туры трансляциясен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында пәнҗешәмбе, 21 нче сентябрь, 10:00 сәгатьтә, ә кабатлау трансляциясен 20:00 сәгатьтә карарга була.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха