Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Профессиональ тәнкыйтьченең иҗат серләрен өйрәнәләр

Шимбә, 5 нче август, «ТНВ-Планета» телеканалында иң атаклы татар тәнкыйтьчеләреннән берсе Фәрваз Миңнуллин турында «Әдәби галәмгә тәрәзә» телеочеркы тәкъдим ителә. Профессиональ тәнкыйтьче үз иҗатында булган үткен язу стиле һәм татар тәнкыйте даирәсен үстерүгә керткән хезмәте аша аеруча зур игътибарга лаек шәхесләр рәтендә тора.

Ф. Миңнуллин әдәбиятка алтмышынчы еллар башында килә. Шул чорда көндәлек матбугатта басылган беренче әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре белән үзен нечкә зәвыклы, әдәби әсәрне дәлилле рәвештә анализлый һәм аның идея-эстетик кыйммәтен төгәл күрсәтә белгән сәләтле әдәбиятчы итеп таныта. Хәзер ул — татар әдәбиятының җанлы процессында даими катнашкан, аның үсеш тенденцияләре, ирешкән уңышлары һәм хәл ителергә тиешле проблемалары хакында башлап сүз әйткән актив тәнкыйтьчеләреннән исәпләнә.

Ф. Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып язды. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г. Бәширов, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Әпсәләмовларның аерым әсәрләренә багышланган мәкаләләре, Р. Төхфәтуллин, М. Мәһдиев турындагы иҗат портретлары һәм, ниһаять, «Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән обзор характерындагы хезмәтләре үзләренең актуаль проблемаларны күтәрүләре, әһәмиятле теоретик күзәтүләре, гомумиләштерүләре һәм оригиналь фикерләре белән кызыклы.

Татар иҗат диңгезенең чын тәнкыйтьчесе турында «Әдәби галәмгә тәрәзә» телеочеркын шимбә 18:00 сәгатьтә «ТНВ-Планета телеканалында карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера