Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.07.2015

Профессор Дания Сабирова вафат

Д.К.Сабирова озак еллар КАИның тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасын җитәкләде, әлеге вузның гуманитар факультетының алыштыргысыз деканы булды. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән җәмәгатьчелек белән элемтә белгечләре бүгенге көндә төрле тармакларда уңышлы эшчәнлек алып бара.

Казанда PR көннәре, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча унике Бөтенроссия Олимпиадасы һәм башка чаралар – боларның барысы да Дания Сабированың абруе, акыл көче һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе нәтиҗәсендә гамәлгә ашты.

Ул җәмәгатьчелек белән элемтә буенча Бөтенроссия мөгаллимнәр ассоциациясе җитәкчесе урынбасары буларак, илебезнең төрле төбәкләрендәге коллегалар белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирде.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек Дания Кыям кызы иҗтимагый тормыш белән кызыксынып торды, озак еллар Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы эксперты булып эшләде

Якыннарының мәхәббәте, укучылары һәм студентларының ихластан хөрмәт итүе, хезмәттәшләренең ихтирамы,  гражданлык җәмгыяте институтлары һәм  дәүләт бүләкләре аны гомере буе озата барды. Шунлыктан профессор Сабированың истәлеге озак яшәячәгенә шик юк.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20