Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Пушкинның ерак туганы Казанга күчеп килә

Пушкинның ерак туганы Казанга күчеп килә Бөек рус шагыйре  Александр Сергеевич Пушкинның ерак туганы барон Александр фон Гревениц гаиләсе белән бергә Казанга яшәргә күченә. Бүген ул бу хакта 13.00дә эфирга чыгачак «Спорт ФМ Казань» радиосында "Голос Рубина" программасында хәбәр итте.

Бөек рус шагыйренең оныгының оныгы һөнәре буенча табиб-стоматолог, ул Европада үз бизнесын оештырган. Алты баласы, Бельгия гражданлыгы бар. Аның сүзләренчә, аның гаиләсе 3 ай элек Россия гражданлыгы алган һәм хәзер Татарстан башкаласына, даими яшәр өчен, күченеп кайта.

"Ике ел элек мин үзем өчен Казанны ачтым, һәм без хатыным белән бирегә күченеп кайтырга карар иттек. Бу бик матур шәһәр, ә күчеп кайтуның сәбәбе туганнарым белән бәйле, мин балаларымның Россиядә белем алуларын теләр идем", - диде Александр Гревениц. Аның сүзләренчә, алар Казанга, күп дигәндә, 10 көннән соң күченәләр. Гаилә Кремльдән ерак түгел арендага алынган фатирда яшәргә җыена. Фатирлары шактый зур, балалар бакчасы да йорт каршында гына.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20