Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2016

Путин: «Хоккей клублары дан ярату ярминкәсенә әйләнергә тиеш түгел»

РФ Президент Владимир Путин бу минутларда Казанда РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында, профессиональ хоккей клублары дан ярату ярминкәсенә әйләнергә тиеш түгел, дип кисәтте.

Бу минутларда "Ак Барс" ХК базасында "РФда хоккейны үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм 2018 елда Пхенчханда (Корея Республикасы) узачак кышкы Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү барышы һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза.

Утырышта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуков, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко һәм башка рәсми затлар катнаша.

Путин искәрткәнчә, быел Россия хоккее 70 еллыгын билгеләп үтә. Замана тарихында Россия хоккейчылары Олимпия алтын медален алмадылар әле, дип борчылуын белдерде РФ Президенты. Аның фикеренчә, Кореядә Олимпия уеннары-2018 бу нәтиҗәгә ирешү өчен менә дигән мөмкинлек булачак.

Хоккейны үстерү мәсьәләләренә тукталып, Путин матди-техник база проблемасын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәзер Россиядә  түбәсе ябык булган ясалма бозлы 485 шугалак бар, әмма бу, барыбер, җитәрлек түгел. Канадада алар - 2,5 меңнән артык. Хәзер илдә хоккейга кызыксыну арта, дип ассызыклады Путин. Шулай итеп, узган ел "Алтын алка"да 74 төбәктән 260 мең спортчы катнашты. "Төнге хоккей лигасы да таныла, дип ассызыклады ул.

РФ Президенты үз чыгышында илдә хатын-кызлар хоккеен һәм следж-хоккейны үстерүне билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, рус хоккеен үстерү турында да онытмаска кирәк. "Россия җыелма командасы бу спорт төрендә танылган лидер булып тора. Бу спорт төрен популярлаштыруны дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады ул.

Путин массакүләм һәваскәрләр хоккеен һәркем уйный алырлык итәргә, шул исәптә аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бюджеттан тыш адреслы ярдәм итүне карарга кирәклеген билгеләп үтте. "Легионарларны артык җәлеп итү практикасын калдырырга кирәк. Ә хоккей клублары дан ярату ярминкәсенә әйләнергә тиеш түгел. Аңа Студентлар хоккей лигасын үстерү дә ярдәм итәчәк", - дип ышана ул. Федераль университетлар һәм профильле спорт вузлары командалары аларның нигезе булырга тиеш.
Әлегә Континенталь хоккей лигасы төп һәм бердәнбер көндәше Илкүләм хоккей лигасына оттыра, - дип борчылуын белдерде Путин. "Эшләрлек эшләр бар. 6 майда Россиядә старт ала торган хоккей буенча Дөнья чемпионаты да имиджны күтәрергә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады ул һәм Мәскәүдә турнирны РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев ачачак, дип билгеләп үтте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20