Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.05.2016

Путин Җиңү парадында: "Планетада тынычлык үзеннән-үзе урнашмый, уяу булырга кирәк"

Россия Президенты Владимир Путин бүген 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган хәрби парадта катнаша.

Дәүләт башлыгы үзенең чыгышында сугыш корбаннары истәлегенә традицион бер минутлык тынлык игълан итте.

"Быел Бөек Ватан сугышы башланганга 75 ел тула: 1941 елның 22 июнендә нацистлар Советлар Союзына һөҗүм иткән. Бер мизгелдә зур илнең тормышы үзгәрде. Бу фаҗигале борылышта барлык халык өчен бары тик бер юл - Ватанны саклау калды.

Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыкларында безнең халыкның чын тормышчан көче, бердәмлеге, җиңү рухы һәм туган җиргә мәхәббәтләре күрсәтелде. Безнең әтиләр һәм бабайлар күп кенә илләрне чигенергә мәҗбүр иткән көчле, кансыз дошманны җиңде. Сугыш дүрт ел дәвам итте һәм безнең ил өчен бер дәвергә әйләнде - батырлык, авыр сынаулар һәм фаҗигале югалтулар, якты өметләр һәм Җиңүгә ышануга. Бөек Ватан сугышында Җиңү мәңгегә безнең халыкның изге батырлыгы, намус буенча яшәргә өндәмәсе, дөреслекне һәм гаделлекне алга сөрүе, бу кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыруы булып калачак.

Тарих дәресләре планетада тынычлык үзеннән-үзе урнашмый, уяу булырга кирәклеге турында сөйли.

Бүген цивилизация янә кансызлык һәм көчләү белән очрашты, терроризм глобаль янауга әйләнде. Без бу явызлыкны җиңәргә тиеш, Россия барлык дәүләтләр белән көчләрне берләштерү өчен ачык, заманча, халыкара куркынычсызлык системасы өстендә эшләргә әзер.

Безнең солдатлар һәм командирлар, алар - Бөек Ватан сугышы геройларының лаеклы алмашлары булуларын исбатладылар һәм Россия мәнфәгатьләрен намус белән саклыйлар. Бүген ветеранннарның үз оныклары һәм оныкчыклары белән горурлануларына ышанам, аларның өметләрен аклыйлар", - диде Президент Владимир Путин.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20