Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.04.2016

Путин: “Идел зур игътибар таләп итә”

Россия Президенты Владимир Путин “Туры линия” барышында, 2017 елда Россиядә Экология елы кысаларында, дельтасы дөньяда иң зурлардан саналган Идел елгасына аерым игътибар юнәлтү заруриятен ассызыклады.

“Идел буенча проблемалар бар. Белүемчә, елганың кайбер төшләрендә судно билгеле бер урынга барып җиткән, пассажирларны бушаткан һәм алар юлның бер өлешен автобуста узган. Сай сулык проблемасы да бар, елга үзәннәрен чистартырга кирәк”, – дип билгеләп үтте РФ Президенты, шулай ук Идел дельтасында мәрсин балыклары тереклек итә торган су чисталыгы проблемасы турында әйтеп.

Экологик блок сорауларына җавап биреп, Путин калдыклар проблемасына да тукталды. Аның сүзләренчә, илдә елына 5,5 млрд тонна калдык җыела, шуның яртысы гына утильләштерелә. Калганы күмелә яки кайдадыр ташлана. Бу контрольга бирелми һәм җинаятьләштерелә тоган процесс, диде ул.

Путин билгеләп үткәнчә, 2017 ел башында экологик утилизацион җыемнарны гамәлгә кертү планлаштырыла. “Закон 2014 ел азагында кабул ителде, әмма экологик җыемны гамәлгә ашырганда гына бу заводларны төзү мөмкин, алар нәтиҗәле эшләячәк, һәм барысы да икътисади яктан нигезләнгән булачак”, – диде Илбашы.

Искәртеп үтик: 1 апрельдән Татарстан территориясендә санитар-экологик икеайлык башланды. Аның барышында табигатьне саклау буенча барлык профильле ведомстволар әйләнә-тирә мохитне саклау юнәлешендә эшчәнлеген көчәйтә. Шундый экологик чаралар Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Аның кысаларында Татарстанның төп елгалары – Идел белән Чулманның табигать саклау зоналарын рәткә китерү күздә тотыла. Татарстанлылар һәм республика кунаклары уникаль табигать зоналарында ял итү мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дип билгеләп үткән иде Р. Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20