Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.03.2016

Путин: "Казан берничә көнгә дөньяның авыр атлетика башкаласына әверелә"

Путин: "Казан берничә көнгә дөньяның авыр атлетика башкаласына әверелә"Россия Илбашы Владимир Путин бүген Казанда башланган авыр атлетика буенча РФ Президенты кубогы турнирында катнашучыларга сәламләү юллаган.

Казанның "Ак Барс" Кара-каршы көрәш сараенда турнирны ачу тантанасы үткәрелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Кубок турнирында катнашучыларга РФ Президенты сәламләвен дәүләт башлыгы ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.

"Сезне халыкара турнир ачылуда сәламлим, - диелгән дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә. - Бүген Казан төрле илләрдән танылган спортчыларны кунакчыл каршы ала һәм берничә көнгә дөньяның авыр атлетика башкалаасына әверелә".

Путин ярышларда катнашучыларның барысы да гаҗәеп әзерлек, чыдамлык һәм осталык күрсәтә, ә ярышлар үзләре Риода узачак олимпиадага әзерлекнең мөһим этабына әверелә, дигән ышаныч белдергән.

"Уңышлар һәм ниятләнгән уйларыгызның тормышка ашуын телим", - диелгән сәламләүдә.

Игорь Левитин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка турнирны яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм: "Иң көчлеләр җиңсен", - дигән теләген җиткерде.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20