Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.03.2016

Путин Казанда узачак WorldSkills-2019га илкүләм җыелма команданы әзерләүне көчәйтергә өндәде

РФ Президенты Владимир Путин Россия җыелма командасын Казанда 2019 нчы елда узачак эшче белгечлекләр буенча WorldSkills Дөнья чемпионатына әзерлеген активлаштырырга өндәде.

“Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Дөнья чемпионатына безнең җыелманы әзерләүдә активрак булуны сорар идем”, - дип белдерде Путин кичә Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге съездының пленар утырышында.

Россия Президенты әйтүенчә, һөнәри квалификацияләр буенча илкүләм совет кысаларында профессиональ стандартлар эшләү дәвам иттерелә.

Ул шулай ук предприятиеләрнең үзләренең һөнәри осталык буенча ярышларга кызыксынуына игътибарны юнәлтте. “Алар хәзер ил дәрәҗәсендә генә түгел, компанияләрнең үзләрендә дә үткәрелә. Мондый чемпионатлар эшчеләр, инженерларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә, иң алдынгы һәм заманча стандартларга йөз тотарга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп узды Илбашы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20