Хәбәрләр тасмасы
29.03.2017
Путин Россия Хәрби көчләре санын арттыруны йөкләде

Быел 1 июльдән Россия Хәрби көчләре сафында 1,903 млн кеше хәрби хезмәт үтәчәк, бу узган елга караганда 12 мең кешегә артык.
Россия армиясенең яңа штат исәбе турындагы указга 28 мартта Россия Президенты Владимир Путин кул куйган. Документ хокук мәгълүматы рәсми порталында басылып чыккан.
Шуның белән бергә, указ нигезендә, хәрби хезмәткәрләр саны быелның 1 гыйнвар дәрәҗәсендә кала һәм ул 1,013 млн кешене тәшкил итәчәк.
Указ үз көченә имзаланган көннән керә.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина