Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.09.2015

Путин Татарстанны Казакъстан белән хезмәттәшлек итү буенча лидер дип атады

Путин Татарстанны Казакъстан белән хезмәттәшлек итү буенча лидер дип атадыРоссия Президенты Владимир Путин, Россия белән Казакъстан төбәкара хезмәттәшлеге XII форумындагы чыгышында, Татарстанны Казакъстан белән хезмәттәшлек итү буенча лидер дип атады.

"Россия Федерациясенең 85 субъектының 76 сы Казакъстан партнерлары белән тыгыз элемтәдә тора. Аларның күбесе өчен Казакъстан эре тышкы икътисади базар булып тора. Татарстан, Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләре лидерлар рәтендә. Бу төбәкнең һәрберсенең Казакъстан белән товар әйләнеше 1 млрд АКШ долларыннан артып китә. Нәкъ менә төбәк активлыгы нәтиҗәсендә Россия-Казакъстан икътисади элемтәләре елдан-ел ныгый һәм үсеш ала", - диде В.Путин.
РФ Президентының Россия белән Казакъстан төбәкара хезмәттәшлеге XII форумындагы чыгышы тексты Кремль сайтына урнаштырылган.
Фотосурәт kremlin.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20