Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.05.2017

Путин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарә башлыгын вазифасыннан азат итте

Россия Президенты Владимир Путин Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәтенең генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишинны вазифасыннан азат итте.

Дәүләт башлыгы указы бүген хокук мәгълүматы рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Дәүфит Хәмәдишин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча Баш идарәсен 2002 елның декабреннән, төбәкнең Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсен 2010 елның маеннан җитәкләп килде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин