Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.06.2017

Һәр эш көнендә сихерләнгән участок үз тарихын күзәтергә чакыра

Көн уртасында һәм төн уртасында — кемгә ничек уңайлы. Тәүлеккә ике тапкыр күрсәтелгән «Заколдованный участок» телесериалын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында карамыйча калмагыз.

Фильмның кыскача тарихы мондыйрак: әлеге дә баягы Анисовка авылында хәлләр мөшкелләнә төшә - халык эчүгә сабыша, ялкаулана башлый һәм киләчәккә дә моңсу караш ташлый. Сәбәбе дә юк түгел: авылга җимерү куркынычы ук янамаса да, блокада шаукымы янарга мөмкин, чөнки тиздән авыл кырыннан гына уза торган күпер төзергә җыеналар икән. Авыл җитәкчелеге бу хәлдән чыгу юлын традицион булмаган ысулда таба — авылга экстрасенс чакырырга кирәк! Менә ул барысын да дәвалар һәм авыл кешеләрендә ялкаулык, эчкечелек һәм өметсезлекнең әсәре дә калмас.

Көтелгән кунак авылга кайта һәм үз эшен башлый. Сеанс башлануга, барлык халык йокыга тала, экстрасенс үзе дә йокыга китә, дөресрәге, аңын җуеп егыла. Йокыдан уянуга, Анисовка элеккеге төсле булмый, экстрасенска да нәрсәдер булган. Башлана хәл итүләр — кем кемне сихерләгән һәм кем аны бу сихердән арындырыр. Хәл ителеш гаҗәеп һәм ышанмаслык, маҗаралы реаль вакыйгаларга әверелә. Ә калганын сез телесериалны «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан карагач белерсез.

Һәр эш көнендә 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Заколдованный участок» телесериалын карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин