Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.10.2015

Р. Миңнеханов: “Акча һәм кыйммәтле әйберләрне күчерү күләме артуын күздә тотканда, беренче планга куркынычсызлык мәсьәләләре чыга”

Р. Миңнеханов: “Акча һәм кыйммәтле әйберләрне күчерү күләме артуын күздә тотканда, беренче планга куркынычсызлык мәсьәләләре чыга”Казанның “Корстон” комплексында “Саф акча һәм кыйммәтле әйберләр әйләнеше куркынычсызлыгы” темасына халыкара конференция ачылды. 13-15 октябрь көннәрендә узачак конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараны оештыручылар – РОСИНКАС, Россия Банкының Идел-Нократ үзәк идарәсе теләктәшлегендә Россия банклары ассоциациясе.

Пленар утырышны алып барган Россия инкассация берләшмәсе (РОСИНКАС) идарә президенты-рәисе Олег Крылов конференцияне оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Үзәк банкы рәисенең беренче урынбасары Георгий Лунтовскийга рәхмәтен җиткерде. Алга таба конференциядә катнашучыларны сәламләү өчен сүз ТР Президентына бирелде.

Рөстәм Миңнеханов бүген көн кадагына чыгарылган теманың банк системасы өчен генә түгел, бөтен икътисад өчен әһәмиятле булуын ассызыклап узды. “Әлеге конференция саф акча һәм кыйммәтле әйберләр әйләнешендә куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алышу, тәҗрибә алмашу өчен яхшы мөмкинлек”, – дип белдерде ул. Президент биредә шушы тема белән кызыксынган күптөрле даирә вәкилләре – Россия банкы, инкассация хезмәте, кредит оешмалары, хокук саклау органнары, куркынычсызлыкны тәэмин итүнең техник чараларын җитештерү белән шөгыльләнә торган компания хезмәткәрләре җыелуын шәрехләп узды. Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, конференциядә чит илләрдән белгечләр катнашуын да искә алды.

ТР җитәкчесе ассызыклаганча, конференциянең Татарстан өчен дә әһәмияте зур. “Татарстан Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып тора. Тулаем төбәк продукты күләме, узган ел нәтиҗәләре буенча, 1,6 трлн сумнан артык тәшкил итте. Ваклап сәүдә итү әйләнеше 781 млрд сумнан гыйбарәт булды”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда банк системасы үсеш алганын да билгеләп узды. Аның әйтүенчә, республикада 22 мөстәкыйль кредит оешмасы гамәлдә. “Республика банклары активы 1 трлн сумнан артык. “Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә өченче урынны биләп торабыз”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан икътисадына бирелгән кредит күләме 410 млрд сумнан артык. Президент билгеләп үткәнчә, икътисад һәм банк секторы үсеше саф акча әйләнеше үсешенә йогынты ясый. “ТР да былтыр ул 2,6 трлн сум тәшкил итте, быел 8 ай эчендә 1,6 трлн сумнан гыйбарәт”, - диде Р. Миңнеханов.

Татарстан башлыгы китергән белешмә буенча, акча инкассациясе белән РОСИНКАСның республика идарәсе һәм 12 кредит оешмасында инкассация бүлекләре шөгыльләнә. “Акча һәм кыйммәтле әйберләрне күчерү күләме артуын исәптә тотканда, беренче планга куркынычсызлык мәсьәләләре чыга. Инкассация хезмәтләре җинаятьчеләрнең күз уңында да торырга мөмкин. Кызганычка каршы, республикада мондый күңелсез тәҗрибә бар. Төп бурыч – мондый инцидентларга чик кую”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе чыгышының азагында конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек, файдалы карарлар теләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20