Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2016

Р. Миңнеханов: “Безнең өчен иң мөһиме – Иннополис төзелү генә түгел, безгә илебезнең IT- башкаласын булдырырга кирәк”

Р. Миңнеханов: “Безнең өчен иң мөһиме – Иннополис төзелү генә түгел, безгә илебезнең IT- башкаласын булдырырга кирәк” Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының еллык эш нәтиҗәләреннән, тулаем алганда, канәгать. Ул IT-өлкәдә тәҗрибәле команда эшләвен, шулай да, сыйфатны яхшырту, камилләшү өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады. Бу хакта республика башлыгы Иннополиста ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында белдерде.

Утырышта "Россия почтасы" генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, шушы өлкәдә махсуслашкан предприятие җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов министрлык эшчәнлегенә бәя биреп ясаган чыгышында коллегия алдыннан танышып чыккан күргәзмәнең кызыклы булуын һәм бик күп яңа мәгълүмат бирүен шәрехләп үтте.

Президент Иннополисны үстерүнең төп бурыч булуына басым ясады. “Аны барлыкка китерүгә саллы акчалар кертелгән, Федераль Хөкүмәт тарафыннан зур ышаныч күрсәтелә, аңа РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров шәхсән үзе химаялек итә. Безнең өчен иң мөһиме – Иннополис төзелү генә түгел, безгә илебезнең IT- башкаласын булдырырга кирәк. Моның өчен барлык шартлар бар, чит ил компанияләре белән дә эшләргә кирәк, технопарклар да, яңа объектлар да, университетлар да бездән башкалар көтә торган нәтиҗәләргә китерергә тиеш, чөнки санкцияләр кысаларында проблемалар тоябыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, элек чит илдән проблемасыз килә торган әйберләр бүген я кыйбатланган, я бөтенләй юк. Валюта курсындагы аерма нык сизелә, шуңа күрә бу юнәлештә актив эшләргә кирәк. Безнең көндәшлеккә сәләтле булуыбыз мөһим, дип ассызыклады ул.

Президент билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр дәүләт һәм муниципаль идарә нәтиҗәлелеген арттыра. “Без реаль вакыт кысаларында мәгълүмат алабыз, карарлар кылабыз. Ил Президенты Владимир Путинның 2018 нче ел азагына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 70 процентка җитәргә тиеш дигән бурычын үтәргә, тәҗрибәбезне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, кайбер эшләр барыбер яртылаш эшләнгән килеш. Ниндидер моментлар аркасында кешеләргә кирәкле урынга барырга туры килә. Бу бурычларны хәл итәргә кирәк, ди ул.

ТР Президенты сәламәтлек саклау өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтүнең сүлпәнрәк баруын билгеләп үтте. “Барлык медицина учреждениеләре дә программа продуктларын кулланмый. Кешеләрне өйрәтергә, ияләштерергә кирәк - бу бик җайлы”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, табибларның 60 проценты мәгълүматны һаман кулдан тутыра. Табиб кешене дәваларга, ә кәгазь боткасында кайнашырга тиеш түгел, дип саный ул. “Без электрон базада мәгълүматны тиз генә эзләп табарга тиеш”, - дип, ул сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга бу юнәлештә тыгызрак эшләргә кушты.

Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалыкта да электрон мөмкинлекләрнең киңрәк эшкә җигелергә тиешлегенә басым ясады. “Торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр бердәм мәгълүмати системада булырга тиеш. “Бу торак-коммуналь комплекста күрсәтелә торган хезмәтләрнең эш сыйфаты дигән сүз. Бу бик мөһим”, - диде ул.

Республика башлыгы спорт, мәдәни чараларга билетлар сату буенча да электрон сервис мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга күрсәтмә бирде.

Президент “Халык контроле” системасының яхшы гына эшләп килүен билгеләп узды. “Халык бу системадагы мәгълүматның үтемле һәм кирәкле булуына ышанган булырга тиеш. “Халык инспекторы”, "Мәктәп эко-патруле” – яхшы юнәлешләр, актив теләктәшлек итәргә тиешбез”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ЗАГС идарәсенә, Социаль яклау министрлыгына да Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән тыгыз эшләргә киңәш итте.

Республика башлыгы киберһөҗүмнәргә игътибарлы булырга кушты. “Чынлыкта, безнең йомшак яклар бар, бу мәсьәләдә киберкуркынычсызлык – мөһим әйбер”, - дип, ул система аксауга юл куймаска кирәклеген әйтте.

ТР Президенты элемтә сыйфаты, Интернетка үтемлелек юнәлешендә эшне дәвам иттерергә кирәклеген билгеләп үтте. “Җепсел-оптик линияләр буенча зур эш башкарылган. Иң мөһиме – хәзер шул линияләрнең эшләве, кешеләрне бу процессларга җәлеп итү. Авылда яшәүчеләр белән актив эш алып барырга кирәк”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов электрон документлар әйләнешен яхшыртырга кирәклеген ассызыклады. “Кайсы сервислар мәгънәсез, кирәксез – анализларга кирәк”, - дигән фикердә ул.

Президент “Россия почтасы” федераль предпрятиесенең Казанда эре логистика үзәген ачарга җыенуын хуплады. Аның фикеренчә, Казан аэропорты комплексы территориясендә махсус икътисади зона белән кушкан очракта, бу Россия почтасы өчен уникаль мәйданчык булачак.

Рөстәм Миңнеханов Иннополис университетына илдә тиңнәр булмавын ассызыклады. Аның әйтүенчә, бу югары уку йорты безнең илебездә генә түгел, чит илләрдә дә конкурентлы булырга тиеш. “Бу башка төбәкләрдән, чит илләрдән күп кенә белгечләрне тартып тора торган магнит булырга тиеш. Иннополис өчен бер федераль университет, Иннополис университеты гына җитми. IТ белгечләрне әзерләү өчен башка вузларны да җәлеп итәргә кирәк”, - диде ул.

Президент Инвестицион-венчур фондының барлык проектларга теләктәшлек итәргә тиешлеген дә шәрехләде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлап, министрлык башкарган эшнең һәр тармак өчен актуаль һәм әһәмиятле булуын ассызыклады. Аннан соң хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20