Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2015

Р. Миңнеханов КФУның Химия институның яңа корпусы ачылышында: “Белем бирү-тикшеренүләр мохитеннән башка перспективабыз була алмый”

Бүген Казан федераль университетының А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының яңа лаборатория корпусы үз ишекләрен ачып җибәрде. Яңа мәгариф учагын ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, КФУның Попечительлек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, корпус төзелешендә иганәче булган “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

КФУ ректоры Илшат Гафуров тантаналы чараны ачып, болай диде: “Бүген дулкынландыргыч мизгелләр кичерәбез. Бүген – Химия институты мөмкинлекләрен күпкә киңәйтүче вакыйга”. Ректор 2011 нче елда шушы яңа корпус төзелешенә символик нигез ташы салынуын искәртте. Ул кичә лаборатория корпусында эшкә тотынуга рөхсәт итүче барлык кирәкле актлар имзалануы турында хәбәр итте. “Бүген без рәсми рәвештә эшли башлыйбыз. Бинаның эче тулысынча җиһазланды. Шунысы игътибарга лаек: биредә һәр кат билгеле бер тармакка йөз тота – химия нефть химиясе өчен, химия медицина өчен һәм башкалар. Биредә химиклар, физиклар, биологлар эшләячәк”, - дип белдерде Илшат Гафуров.

“Казан федераль университетына килгән саен, ниндидер яңа лабораторияләр, төзекләндерелгән биналар ачуыбыз сөендерә. Химия институтының хәле шактый мөшкел иде. Без менә шундый төп институтлардан башка, университетыбызның белем бирү-тикшеренүләр үткәрүдә лидер була алмаячагын аңлый идек”, - дип, Рөстәм Миңнеханов шул вакытта “ТАИФ” компанияләр төркеменә мөрәҗәгать булуын, җитди проектның оешма җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов тарафыннан хуплануын билгеләп узды.

“Белем бирү-тикшеренүләр мохитеннән башка, перспективабыз була алмый. Безгә бөтен дөньядан белемне бөртекләп җыярга кирәк. Әгәр институтларыбыз лаеклы булса, моңа ирешеп була. Казан университеты - ул лидер, башка университетлар да яңарып килә, лаборатория базасы да, стандартлар да бөтенләй башка”, - дип Рөстәм Миңнеханов, нәтиҗәле эшчәнлек алып барган өчен, КФУ җитәкчелегенә, аерым алганда, аның ректоры Илшат Гафуровка рәхмәтен җиткерде. “Университет ул – үзе зур дәүләт”, - дип, Татарстан лидеры аның белән киңкырлы идарә итүдә зур осталык кирәк булуына ишарәләде. Рөстәм Миңнеханов университетның эре предприятиеләр, компанияләр белән калыплашкан төстә хезмәттәшлек итүен мактап телгә алды.

Аннан соң институт директоры Владимир Галкинга символик ачкыч тапшырылды. Бинага үтәр алдыннан, тантанада катнашучылар химия могҗизаларын күрсәткән шоу шаһитләре булды. Рәсми затлар пласт эчендә яну, материаллар термоанализы, функциональ наноматериаллар һәм башка лабораторияләрдә булды.

Химия институты директоры Владимир Галкин журналистларга билгеләп узганча, бүгенге чара университетның химиклары гына түгел, биологлары, медиклары өчен дә көтеп алынган вакыйга. “Бу корпус дисциплинаара характерда булачак, 37 лабораториядә наноматериаллар, полимер материаллар һәм композитлар җитештерү һәм башка төрле юнәлешләрдә эш алып барылачак. Болар бөтен дөнья дәрәҗәсендәге заманча җиһазларда башкарыла. Кайбер төр җайланмалар Россия һәм хәтта дөньяда да бердәнбер нөсхәдә. Болар барысы да химиядә җитди алгарышка ирештерәчәк”, - дип ассызыклады В. Галкин. Аның сүзләренә караганда, белем бирү процессы институтның иске корпусында алып барылачак, ә яңа корпуста бары тик тикшеренүләр үткәреләчәк, ачышлар ясалачак. Владимир Галкин билгеләп узганча, биредә ветеринария, медицина өчен импортны алмаштыручы яңа, чит илләрнекеннән арзанрак медицина препаратлары эшләнәчәк. “Болар һәммәсе дә безнең кулдан килә”, - диде директор.

Финанс мәсьәләсенә килгәндә, В. Галкин әйтүенчә, бина төзелеше 350 млн сумга төшкән, җиһазлар өчен 250 млн сум тотылган. Химия институты үсешенә соңгы елларда 1 млрд сумга якын акча сарыф ителгән.

Яңа корпус төзелешенә 2011 нче елның 21 нче сентябрендә органик химия буенча халыкара Бутлеров конгрессы кысаларында старт бирелә. Төзелеш университетның узган гасырның 40 нчы еллары - 50 нче еллары башында төзелгән химия корпусының иске бинасы артында колач җәя. 8 катлы бинада 37 эре лаборатория урнашкан. Алар органик химия, супрамолекуляр химия, нефть химиясе, шулай ук нәзакәтле химия технологияләре һәм катализ өлкәсендә тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20