Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2016

Р. Миңнеханов Монголиядә «Гоби» кәшемир әйберләр фабрикасында булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголиягә эш сәфәре кысаларында бүген «Гоби» кәшемир әйберләр фабрикасы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Гоби» предприятиесе – Монголия йон һәм кәшемир эшкәртү тармагындагы пионерларның берсе. Ул 1981 елда Япония Хөкүмәте инвестицияләре исәбенә оешкан, бүген илкүләм иң эре җитештерүче булып тора. 2007 елның июленнән предприятие хосусый предприятиегә хас булган структура һәм менеджмент белән эшли. Бүген «Гоби» компаниясе дөньядагы кәшемир һәм дөя йоныннан әйберләп җитештерүче бишлеккә керә. Анда барлыгы 1200 югары квалификацияле белгеч эшли. Елына 1200 тоннага кадәр чимал эшкәртелә.

Компания продукциясен дөньяның 30 иленә чыгара һәм базарның яртысыннан артыгын били. Май аенда «Гоби»ның беренче кибете Казанда ачылган.

Рөстәм Миңнеханов җитештерүнең тулы циклы белән танышты: мамык әзерләүдән алып - соңгы продукциягә кадәр. Аерым алганда, ул сортларга аеру һәм чималны юу цехын, йон һәм кәшемирны буяу линиясен карап чыкты.

Шунда Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, бу продукция чыгару барышында төп этапларның берсе булып тора, ул киләчәк трикотаж һәм тукыма әйберләрнең сыйфатын билгели. Елына монда 180-200 тонна эрләнгән җеп җитештерелә.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары тегү цехына юнәлделәр. Анда кибетләргә җибәрелә торган товарлар җитештерелә: одеяллар, ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре, милли атрибутика һәм башка товарлар. Монда  елына уртача 15 мең әйбер эшләп чыгарыла. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты Улан-Батордагы «Гоби» кибетендә булды һәм товар төрлелеге белән танышты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20