Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.07.2015

Р. Миңнеханов: “Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы бар кешегә дә ошаячагына ышанам”

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы бар кешегә дә ошаячагына ышанам – бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Искәртеп узабыз, кичә Татарстан лидеры ачылыш тантанасының генераль репетициясендә катнашты. Иртәгә исә чемпионат рәсми төстә ачылачак.

“Тамаша бик кызыклы, музыкага бай, чемпионатның спорт төрләрен күрсәтүче элементлар бар. Мондый спектакльне бөтен дөньяга күрсәтә алуыбыз сөендерә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, ачылыш тантанасын 1 млрд ка якын телевидение тамашачысы күрә алачак. “Пилигрим” исеме астындагы шоу 8 тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк. Шоуның режиссер-постановщигы Алексей Сеченов.

Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе хай-дайвинг буенча ярышларны, һичшиксез, карарга җыенуы турында белдерде. “Универсиада тәҗрибәсе халыкның спортка мөкиббән булуын күрсәтте. Чемпионат ярышларында тамашачылар күп булачагында шигем юк”, - диде ТР лидеры.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20