Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

Р. Миңнеханов: “ТР буенча Тикшерү идарәсе алга таба да Россия Тикшерү комитетының югары бәясенә лаек булыр дип өметләнәм”

Тулаем алганда, 2014 нче елда Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе үз алдына куелган бурычларны хәл итүгә ирешкән, алар эшчәнлегендә нәтиҗәлелек һәм сыйфат арткан. Бу хакта бүген ведомствоның киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Төп доклад белән тикшерү идарәсе җитәчесе Павел Николаев хисап тотты.

Рөстәм Миңнеханов идарә эшчәнлегенә бәя бирүгә корылган чыгышында, иң элек, Татарстан һәм, гомумән, ил өчен дә 2014 нче елның шактый киеренке булуын билгеләп узды. Ул моның тышкы икътисади факторларга, санкцияләргә бәйле булуын искәртеп: “Моңа да карамастан, без күләмле эш башкардык, республика төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калды”, - диде. Рөстәм Миңнеханов төре тармакларда башкарылган эшчәнлеккә кыскача күзәтү ясап: “Барлык казанышлар – барлык хакимият органнарының, шул исәптән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе эшенең уртак тырышлык нәтиҗәсе”, - дип белдерде.

Президент билгеләп үткәнчә, тикшерүчеләрнең гражданнарның җинаятьләр турында гаризаларын карау буенча эшендә нәтиҗәлелек арткан. Кузгатылган җинаять эшләре саны 9 процентка арткан. Җинаятьләрне тикшерү югарырак дәрәҗәдә алып барылган, судларга юлланган җинаять эшләренең 9 процентка күбрәк булуы күренә. Җинаять эшен кузгатуны кире кагу турындагы карарлар ике мәртәбә кимегән. Прокурорлар тарафыннан кире кайтарылган эшләр саны кимегән. Гражданнарга, оешмаларга һәм дәүләткә китерелгән зыянны каплау буенча эш нәтиҗәлелеге арткан. Гражданнарны җинаять җаваплылыгына җәлеп итү мәсьәләсендә игътибарлылык көчәйгән. Узган елларның эзенә төшелгән җинаятьләр саны арткан. Җирләрне законсыз үзләштерү белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча эш уздырылган. “Бу юнәлештә күләмле эш башкарыла. Билгеле бер схемалар аша җир биләмәләре законсыз төстә кулга төшерелсә дә, хәзер аларны кире кайтару өстендә эш бара. 2015 нче ел азагына бу эш ахыргача төгәлләнер дип уйлыйм”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Тикшерү идарәсенең, башка хокук саклау органнары белән берлектә, җинаятьчелеккә каршы актив көрәшүен һәм үз эше буенча төбәкләр арасында алдынгы булуын билгеләп үтте. Ул Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинның Татарстан буенча Тикшерү идарәсен югары бәяләвен мактап телгә алды. “Без алга таба да илкүләм комитетның югары бәясенә лаек булырбыз дип өметләнәм”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Тикшерү идарәсенә криминалистик лаборатория, тикшерү бүлекләре өчен биналар бүлеп бирелгәнен шәрехләп узды.

Алга таба республика башлыгы агымдагы елга өстенлекле бурычларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда ачыкланган икътисади җинаятьләрнең 17 процентка кимүе теркәлгән, әмма мондый вәзгыять эчке эшләр органнары һәм тикшерү идарәсе җитәкчелегеннән тиешле реакция күрсәтелүне сорый, дип саный ул. “Салым өлкәсендәге, торак-коммуналь хуҗалык системасындагы һәм җир фондын бүлгәндә җинаятьләрне ачыклау һәм тикшерүгә аерым игътибар кирәк, бюджет системасына һәм гражданнарга китерелә торган зыянны каплау өчен, барлык чараларны күрү зарур”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов. Гражданнарның куркынычсыз хезмәткә хокуклары үтәлешен дә кайгыртуны дәвам иттерергә кирәк, шулай ук хезмәт хакы түләнү мәсьәләсен дә контрольдә тоту мөһим, дип белдерде ул.

Президент коррупция белән бәйле җинаятьләрнең 19 процентка кимүен билгеләп үтте. Шулай да ул тынычланырга әле иртәрәк булуын искәртеп: “Бюджет чараларын законсыз куллануда һәм милек белән идарә итүдә закон бозуларны тикшереп тору эшен һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк”, - дип күрсәтмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов экстремизм һәм террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәшне дәвам иттерергә киңәш бирде. “Тикшерүчеләр экстремистик күренешләрне профилактикалау, мондый төр җинаятьләр кылуга этәргеч ясаган сәбәпләрне ачыклау, экстремистик эшчәнлекне финанслау каналларын юкка чыгару юнәлешендә барлык чараларны күрергә тиеш”, - дип белдерде ул.

Балаларга мөнәсәбәттә эшләнә торган җинаятьләрнең эзенә төшү буенча эш тагын да камилләшергә тиеш, дигән фикердә Президент. “Балигъ булмаган балалар эшләре буенча республика комиссияләре Тикшерү идарәсе белән үзара тыгыз элемтәдә торырга тиеш”, - диде ул.

Республика башлыгы дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм дини оешмалар һәм халык белән тыгызрак хезмәттәшлектә торырга өндәде.

Рөстәм Миңнеханов законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләсендә дә күләмле эш башкарылганын билгеләп узды.

“Илебездә иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне какшатырга омтылулар безнең алда яңа бурычлар билгели. Тикшерү идарәсенең үз эшенең осталарыннан торган кадрлар составы бу бурычларны хәл итә алыр, дип ышанам”, - дип ассызыклады Р. Миңнеханов.

Президент Тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә катлаулы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. Кайбер хезмәт алдынгыларына шулай ук ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, ТР Министрлар Кабинетының күкрәк билгесе һәм Казан шәһәре мэрының Рәхмәт сүзе тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20