Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2018

Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге әдәби премияне яңадан булдыруны хуплады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган. 2003 елда беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы кат премияне 2009 елда тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Горький премиясенең Татарстанда талантлы язучыларның иҗади үсешенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!