Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2015

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады

Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзаладыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады.

ТР Президентының 14 февральдә гамәлгә куелган Указы нигезендә, Татарстан автономияле совет социалистик республиканың 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чаралары 2015 елның августына билгеләнгән.
Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, республика министрлыклары җитәкчеләре һ.б. керәчәк.
“Оештыру комитетына ике айда ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планын ТР Президентына раслауга тапшырырга”, - диелгән документта.
Татарстан Министрлар Кабинетына оештыру комитетының эшен тәэмин итү, шулай ук бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финаслау чыганагын билгеләү йөкләнгән.
ТР Дәүләтт Советына, шулай ук ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә бәйрәмне оештыруда һәм чараларда катнашырга тәкъдим ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20