Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2016

 Татарстанның заманча җиһазларга һәм сыйфатлы станок һәм корал продукциясенә ихтыҗы зур. Бу хакта бүген ТР машина төзү предприятиеләренең 4 нче координацион советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте. Утырыш эшендә Тюрингия (Германия Федератив Республикасы) Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Тюрингия Ирекле дәүләтенең икътисад, фән һәм цифрлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее, “Станкопром” АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, Татарстан һәм Тюрингиянең машина төзү предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Равил Зарипов утырышны ачып, Германия, аерым алганда, Тюрингия җирлеге белән хезмәттәшлек көчәюен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, машина төзү комплексында инновацияләр, импортны алмаштыра торган технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре актуаль булып кала. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанда заманча сыйфатлы станок продукциясенә ихтыяҗ бар. Станок төзү өлкәсендә импортны алмаштыру мәсьәләсе әһәмиятле”, - дип, ул бүгенге докладларның станок төзүгә кагылышлы булуын билгеләп узды.

Р. Миңнеханов ел саен, ТР машина төзү предприятиеләренең коррдинацион советы утырышы кысаларында, Татарстанның әйдәп баручы машина төзү һәм металл эшкәртү комплексы компанияләре белән безнең чит ил партнерларының очрашуын уздыру яхшы традициягә әйләнүен билгеләде. “Германия Татарстанның стратегик әһәмиятле партнерларының берсе булып тора”, - дип, ул республикада немец капиталы катнашында 90 га якын компания булуын белдерде.

Президент Татарстанның Россиянең әйдәп баручы сәнәгать төбәкләренең берсе булуын әйтте. “Бүген машина төзү комплексы җитди модернизация кичерә, заманча технологияләр гамәлгә кертелә. Бүген безнең заманча җиһазларга, сыйфатлы станок һәм корал продукциясенә җитди ихтыяҗыбыз бар. Без Германиянең югары технологияле компанияләрен республикабыз территориясендә үз производстволарын урнаштыруга  җәлеп итү белән кызыксынабыз. Россия – ул зур базар, һәм бүген аның территориясендә җитештерү куәтләренә ия булу – бизнес өчен перспективалы һәм кызыклы”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм бизнес башлау өчен Татарстанның уңышлы мәйданчыкларның берсе булуын билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамеловка һәм делегация әгъзаларына Татарстанга килүләре һәм машина төзү предприятиеләренең координацион советы эшендә актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. “Татарстан – бизнес үсеше өчен шартлар тудырылган уникаль мәйданчыкларның берсе”, - дип ул республикада индустриаль парклар һәм инновацион мәйданчыклар, технопарклар байтак булуын билгеләп узды. Сүз уңаеннан, ул “Мастер” Кама индустриаль паркы территориясенең якын арада 500 мең кв. метрга киңәйтеләчәген әйтте.

“Перспективалы инновацион проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуы, беренче чиратта, кадрларның яхшы әзерлеге белән бәйле. Соңгы елларда бу юнәлештә актив эшлибез”, - диде Р. Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстанда квалификацияле кадрлар әзерләү өчен җитди белем бирү һәм фәнни база булдырылган.

Президент 2019 нчы елда Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачагын искәртте. “Бу яңа җитештерү мәйданнарын югары һөнәри осталыкка ия кадрлар белән тәэмин итү өчен җитди этәргеч булачак дип саныйм”, - диде ул.

Р. Миңнеханов утырышта катнашучыларга уңышлар теләде. “Татарстан Республикасы җитәкчелеге машина төзү комплексы үсешенә һәрвакыт җитди игътибар юнәлтеп килде һәм киләчәктә дә юнәлтәчәк, чөнки бу тармак Татарстан, шулай ук, тулаем ил сәнәгате өчен актуаль”, - дип белдерде республика җитәкчесе.

Бодо Рамелов сәламләү чыгышында Татарстан һәм Тюрингиянең отышлы хезмәттәшлек өчен икътисади “күперләр” төзергә тиешлеген билгеләп узды. Аның фикеренчә, завод эшчәнлеген ничек итеп оештыру гына түгел, аны квалификацияле персонал белән тәэмин итү дә мөһим. “Безнең технологияләрне берләштереп, ике як өчен дә отышлы шартлар тудырырга кирәк. Безнең партнерлык өчен нәрсәнең әһәмиятле булуы турында уйлашу мәслихәт. Татарстан һәм Тюрингия предприятиеләре арасында кооперацияне үстерергә кирәк. Без уртак производствоның берләштерүен аңлыйбыз. Бергәләп без хәзер гамәлдә булган катаклизм һәм кризисларга каршы торырга тиеш”, - диде Бодо Рамелов.

Аның әйтүенчә, Россия еш кына чит илдән полимерлар сатып ала. “Бәлки без сезгә үзегездә полимерлар җитештерүдә ярдәм итә алыр идек. Предприятиеләрегез моннан икътисади отыш алыр иде. Бәлки без сезгә импорттан качып, экспортны арттырырга ярдәм итә алырбыз. Без инжиниринг үзәген булдыру турында килештек. Сезгә предприятиеләрне квалификацияле персонал белән тәэмин итү буенча төгәл эш планлаштыруда катнашырга тәкъдим итә алабыз”, - дип белдерде Тюрингия дәүләте Хөкүмәте башлыгы.

Утырышта докладлар белән Тюрингия Ирекле дәүләтенең икътисад, фән һәм цифрлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее, “Станкопром” АҖ генераль директоры Дмитрий Косов, "Maison Quarz", "ADEM", "Schulkenform" компанияләре вәкилләре чыгыш ясады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20