Һәр яңа туган сабыйга бүләк бирергә тәкъдим ителә

Россиядә һәр яңа туган сабый инде киләсе елдан дәүләттән бүләк алырга мөмкин. Мондый пункт Росиия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Балалар унъеллыгы уңаеннан эшләнгән 2020 елга кадәрге чаралар планында бар, дип яза «Известия».
Бүләкләрне әнигә бала табу йортыннан чыгарылганда тапшырырга ниятлиләр. Белгечләр сүзләренчә, бу подгузниклар, шалтыравык уенчыклар, бала ыштаннары һәм сабыйга башка кирәкле әйберләр булырга мөмкин. Нигездә, әлеге бүләкләр Россиядә җитештерелгән булачак.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы фикеренчә, әлеге инициатива үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм булып кына калмыйча, лемографик вәзгыятьне яхшыртуга да стимул булачак.
Проектны инде Икътисади үсеш синистрлыгында килештергәннәр. Шул ук вакытта бу чараны финанслау юллары күрсәтелмәгән. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фикерерчә, чыгымны үз өстенә төбәкләр алырга тиеш.
Ахыргы хәбәрләр
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды