Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2016

Раифада, Чумылдыру – Крещение Господне бәйрәме уңаеннан, тантаналы чаралар узды

Раифада, Чумылдыру – Крещение Господне бәйрәме уңаеннан, тантаналы чаралар узды Бүген төнлә Раифа Богородица ир-атлар монастыренда, Чумылдыру – Крещение Господне бәйрәме уңаеннан, тантаналы чаралар узды. Аларга Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелек итте.

Элеккеге еллардагыча, монастырь янындагы күлдә су коену урыны – иордань әзерләнгән иде. Соңгы көннәрдә җылы булуга карамастан, иорданьны зур итеп хач формасында ясаганнар, шулай ук бәке янындагы боз шәһәрчеге өчен дә бозны кызганмаганнар. Бирегә килүчеләр боздан ясалган хач, шәм, чиркәүләргә карап сокланды.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, бүген бозның калынлыгы 30 см чамасы тәшкил итә, бу иорданьга берьюлы 50 кешегә чумып алу мөмкинлеге бирә.

Вакыт соң булуга карамастан, 1,5 сәгать гыйбадәт кылганнан һәм Хач йөрешендә катнашканнан соң, архиерей шәхсән изгеләндергән купельга берничә йөз кеше тезелеп басты. Бу төндә иорданьга чумылырга теләүчеләр күп булмады. Алар башлары күмелгәнче суга өч тапкыр чумып алгач, җылы кием кияргә ашыкты. Ә иң чыныкканнар салкын суда йөзеп тә алды.

Раифа Богородица монстыре бәкесендә коену бүген көне буе дәвам итәчәк. Коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре берничә сменада кизү торачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20