Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.10.2015

Районнардагы парк-скверлар иләк аша уза

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үзенең командасы белән бергә республика районнарындагы парк һәм скверларның ничек эшләве белән таныша. Алар Әлки, Лениногорск, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Яңа Чишмә, Зәй, Менделеевск, Әгерҗе, Мамадыш, Чирмешән, Аксубай, Нурлат, Алексеевск, Питрәч, Әтнә, Теләче районнарында булган инде.

- Кайсы районга барачагыбызны без  park.tatar сайтында бер тәүлек алдан хәбәр итәбез. Президент ярдәмчесенең районнарга эш сәфәренең максаты – район башлыклары белән бергә Парклар һәм скверлар елына нәтиҗәләр ясаудан гыйбарәт. Моннан тыш, киләсе елга  планнар белән дә танышачакбыз. Елга-күлләр булган һәр районда без су буйларындагы объектларны да күзәтәбез. Бу - 2016 елның Татарстан Президенты тарафыннан Су саклау зоналары елы дип игълан ителүе белән бәйле. Чөнки киләсе елда су буендагы объектлар да төзекләндереләчәк, – дип белдерде җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге белгече Радмила Халикова.

Район башлыклары яшел зона объектлары белән шәхсән үзләре таныштырса, архитекторлар проектларның ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуын тикшерә, белгечләр үз киңәшләрен бирә. Һәр районда әлеге яшел зоналар турында  махсус мәгълүмат биреп барылырга тиеш. Нәкъ менә шулар буенча кешеләр парк-скверларда нинди чаралар уздырылуын белә алачак.

Узган атнада Президент ярдәмчесе Мамадыш районында булды. Наталия Фишман район башлыгы Анатолий Иванов белән бергә Совет урамы, яр буе, яңа сквер белән танышты. Президент ярдәмчесе фикеренчә, Мамадышта ял итү урыннары билгеле бер логик маршрутка нигезләнгән.

- Монда һәммәсе районда яшәүчеләр өчен дә, туристлар өчен дә уңайлы итеп эшләнгән. Каланың тарихи  өлешеннән тиз арада яңа шәһәргә күчәргә мөмкин. Совет урамыннан яр буена төшү өчен нибары 10 минут вакыт кирәк. Аннан инде яңа скверга да ерак түгел. Мамадышлыларның иң беренче булырга омтылуы, шәһәрне яшелләндерү, ял итү урыннары булдыруның системалы эш икәнлеге күренеп тора, – диде Наталия Фишман.

1 ноябрьгә кадәр мамадышлыларга яңа объектның үсеш концепциясен булдырырга кирәк. Президент ярдәмчесе скверның күпфункцияле булырга, беркайчан да буш тормаска тиешлеген ассызыклады. Ярдәм йөзеннән республика бюджетыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк. “Эскәмияләрнең гадәти булмавы аларны күңел  биреп эшләвегезне күрсәтә”, – диде Фишман.

Команда шулай ук Зәй районындагы берничә парк белән дә танышты. Зәйдәге 1-2 номерлы паркларда быел җәяүлеләр юлына асфальт җәелгән, яктырту җайланмалары урнаштырылган. Наталия Фишман биредә җәяүлеләр өчен аерым зоналар булдыру теләген җиткерде. Бу урынны тагын да кызыклырак итү өчен агачларны фольга белән төрергә тәкъдим итте.  Моннан тыш, күпьеллык үсемлекләр, аерым алганда, агачлар өчен “махсус кием тектерү”, ягъни аларны эрләнгән җеп белән әйләндереп алу тәкъдиме дә җиткерелде. Зәйлеләрнең дүрт аяклы дуслары белән йөрергә яратуы сәбәпле, киләчәктә дог-бокслар (эт тизәкләрен җыю өчен махсус савытлар) урнаштырылырга мөмкин. Аларның пәйда булуы шәһәрнең экологик һәм санитар-эпидемиологик торышын яхшыртачак.

Әйтергә кирәк, районнардагы очрашулар нәтиҗәсендә махсус рейтинг та төзеләчәк. “Әлегә шунысын гына әйтә алам: һәр районда парк-скверларны төзү-төзекләндерелүгә төрлечә якын килгәннәр. Һәрберсенең уңай, шул ук вакытта җитешмәгән яклары да бар. Ләкин хәзерге вакытта без кайсы да булса бер районны аерым билгеләп үтә алмыйбыз”, – диде Радмила Халикова.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20