Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2017

Разил Вәлиев: “Әлиф” спектале яшьләр иҗатын халыкка якынайта"

«Әлиф» спектакле халыкны үз рухи дөньясына якынайта. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белдерде.

Кичә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә «Калеб» яңа буын җыены «Әлиф» хореографик спектакленең премьерасы белән яңа сезонын ачты.

«Әлиф» спектален сәхнә режиссер Туфан Имаметдинов куйды, хореографы Марсель Нуриев, композиторы Эльмир Низамов. Спектакльдә Нурбәк Батуллин хореография теле аша гарәп хәрефләрен гәүдәләндерде, аңа музыкант егетләр һәм вокалист кызлар ярдәм итте.

«Яшьләрнең мондый проектка алынуларына куандым, — ди Разил Вәлиев. — Яшьләр кыю адым ясаган. „Әлиф“ спектакле яшьләр иҗатын халыкка якынайта. Татар теленең бүгенге халәте хакында уйланганда, бу әсәр бик актуаль. Спектакль безнең гарәп язуы турында гына түгел, гомумән, татарның рухи тарихы хакында уйландыра. Биючене тамаша кылганда, борынгы рун язуыннан башлап уйланып утырдым. Татарның үткән рухият тарихы күз алдымннан йөгереп узды. Спектакльдә бию, тән хәрәкәте аша күрсәтелгән хәрефләр, хәзер инде безнең ымнарыбызда гына сакланып калган».
«Әлиф» хореографик спектакль премьерасы хакында тулырак Интертат.ру республика электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.
Исегезгә төшереп узабыз, әлеге үзенчәлекле проект «Иҗади мохит» мәдәни инициативалар фонды һәм «Калеб» яңа буын җыены ярдәмендә тәкъдим ителде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!