Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.08.2016

Рәдиф Кашапов: "Татарлар гаҗәпләндерергә тиеш!"

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, журналист, татар альтернатив музыкасы вәкиле Рәдиф Кашапов фикеренчә, Җир ул - мегаполислар планетасы. Тормыш аларда кайнап тора һәм кешеләрнең яшәү рәвеше дә үзгәрә, әмма алар үзләренен кем икәнлеген, нинди телдә сөйләшүләрен, тамырларын һич тә онытмыйлар. Шушы фикере белән ул VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары каршында үз чыгышын башлап җибәрде. Әлеге чыгышның тексты "Калеб" яңа буын җыены сайтында урнаштырылды. "Татар-информ" аннан өзекләр тәкъдим итә.

"Казанны алыйк. Татарлар саны башкалада артып бара — моңа милләтәшләбезнең авылдан күчеп килүләре дә тәэсир итә. Бу кешеләрнен күңел ачасы, аралашасы, белем аласы килә. Шуңа күрә Казанда татар вакыйгаларына ихтыяҗ зур. Андый чараларга һәр ай саен тагын да күбрәк кеше кирәк – алар арасында татарлар гына түгел, ә безнен мәдәният, тел белән кысыксына торган башка милләт вәкилләре дә бар. Казанда соңгы 12 айда күп татар вакыйгалары узды. Рэперлар ярышы «Тегермән», тарих һәм туризм, этномәдәни проектларның менеджементы, бала үсеше һәм тәрбия темаларына багышланган “Акыл фабрикасы” исемле проектлар мәктәбе. Дизайн-маркетлы, лекторийлы, арт-перфоманслы Jadidfest. Яшь җырчылар белән уздырылган «Фатирник». Сезне соңгы көндә көтүче “Печән базары”. «Татар-дозор» квесты. Әлбәттә, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе – бу елны аның кысаларында беренче тапкыр яшь архитекторлар күргәзмәсе узды.

Гомумән, Россия халыкларынын мәдәнияте шәһәрләшә. Якутияда – яшь кинематограф феномены: андагы фильмнар кинотеатрларда меңләгән кешене җыя. Башкорстандагы музыкаль төркемнәр үсешен без дә кызыгып карыйбыз. Татарларыбызны алсак, Казаннан Мәскәү дә калышмый - хәзерге вакытта анда 20 татар оешмасы эшли.

Шәһәр мохите кайный. Һәм бу бик табигый процесс. Татарлар, мөгаен, киң карашлы халыктыр. Бу безнең өстенлегебез. Без һәрвакыт яңалыкка тартылабыз. Без актуаль әйберләрне татарлаштырабыз, үз итәбез һәм дөнья белән бер темпта яшәргә телибез.

Белем бирүне хәзер үк башлыйк. Тиз рәвештә дөньядагы булган кызык трендларны санап чыгыйк. Аларны татарлаштырырга бик җиңел була:

  • Буккроссинг, ягъни китап алмашу. Күп кеше йөри торган урында киштә куегыз, һәрберегез өйдән Тукайны, Ибраһимовны, Гыйләҗевны алып килегез - һәм менә сез татар әдәбияте белән дә алыша аласыз.
  •  
  • Кече архитектура формалары — урамнардагы эскәмияләр, фонарьлар, павильоннар, коймалар һәм башкалар татар хәрефләре, орнаментлары белән илһамландырыла алалар. Шулай итеп, шәһәр татар әһәңен кабул итә.
  •  
  • Инсталляцияләр – таш һәйкәлләр урынына безгә үзенчәлекле, кызыклы заманча сәнгать кирәк. Ачык фикерләгез – татарлар гаҗәпләндерергә тиеш!
  •  
  • Арт-резиденцияләр — ягъни читтән килгән язучылар, рәссамнар өчен яшәү һәм иҗат өчен шартлар. Алар сезнең шәһәрнең татар булуын үзләре күрсеннәр.
  •  
  • Театраль лабораториеләр — тиз рәвештә спектальләр урынына анда эскизлары куела. Яшь режиссерлар, драматурглар, актерлар өчен бу зур этәргеч.
  •  
  • Дизайн-маркетлар, ягъни дизайнерлар базары. Безгә тагын күбрәк татарча кием ясаучы затлар кирәк – ә саны үссен өчен аларның күлмәкләрен, бизәнү әйберләрен сатып алучыларга күрсәтергә кирәк.
  •  
  • Ачык һавада ифтарлар – әйе, тиздән уразаларыбыз кыскарак һәм салкынрак көннәргә күчәчәк, шуңа күрә шәһәр күләмендә ифтарларнын нинди матур, гүзәл гореф-гадәт икәнлеген күрсәтерү - мәҗбүри.
  •  
  • Спектакльләрне кинода HD-форматта күрсәтү – Камал, Тинчурин премьераларын, иң популяр комедияләр-драмаларын сез төбәкләрегездә, әлбәттә, рәхәтләнеп зур экраннарда карар идегез.
  •  
  • Коворкинглар, күмәк эш урыннары – яшь татар бизнесменнары өчен мондый мәйданнар эшләргә дә, аралашырга да булышыр иде.
  •  
  • Дресскроссинг, ягъни киемкроссинг, кием алышу буенча чаралар – мода белән кызыксынган туташлар-егетләр өчен кием шкафын алыштыру өчен текә ысул.
  •  
  • Каучсерфинг, ягъни чит шәһәрдә куну өчен урын эзләү сайтлары – чөнки безгә тагын да күбрәк илләрне, шәһәрләрне карап, кунакларга йөрергә кирәк.
  •  
  • Краудфандинг, ягъни интернетта яңа проектларга акча җыю – һәр кеше, берничә сум биреп тә, аларның акционерына, проектың бер өлешенә әверелә һәм махсус бүләк ала - мәсәлән, хәзерге кече бюджетлы кинога акча нәкъ шулай җыела.
  •  
  • Краудсорсинг, ягъни кызык, зур проектларны төрле шәһәрләрдә яшәп, бергә эшләү. Кайвакыт программистлар мондый процессларны камилләштерәләр. Мәсәлән, зур әсәрләрне аерым кечкенә өзекләргә бүлеп, барыбыз һәркөнне бер генә җөмләне тәрҗемә итсә дә, тиздән без бөтен данлыклы киноларны һәм романнары татарча укый-карый алаячакбыз.
  •  
  • Әлбәттә, лекторийлар! Теләсә нинди темага, теләсә нинди урында. Тыңлаучы һәрвакыт табылыр. Лекцияне татарлар турында да — бөтен кешеләргә, татар телендә дә – үз оешмагыз өчен - укырга була.
  •  
  • Тарихи урыннар буенча рефлексия — ягъни татар бистәләре, йортлары турында мәгълүмат җыю, алар турында сөйләшү, аларнын урынын шәһәрнең тарихи ландшафтында, кешеләр аңында билгеләү.
  •  
  • Реконструкция, ягъни тарихи вакыйгаларны уен формасында торгызу. Алтын Урда чорымы, аерым ханлыклар заманымы — һәр төбәктә сезнең өчен һәм күршеләрегез өчен кызык булган вакыйгалар байтак.
  •  
  • Флешмоблар – хәзерге вакытта алар социаль челтәрләрдә уздырыла. Текә хештег, җиңел бирем – шулай итеп яшь прогрессив татарлар турында бөтен Инстаграм, Вконтакте, Фейсбуктагы дусларыгыз да беләчәк.
  •  
  • Социаль экспериментлар — курыкмагыз, урамга, камера алып, чыгыгыз, кешеләр белән милләтегез турында, телегез турында, проблемаларыгыз турында сөйләшегез.
  •  
  • Стэнд ап, ягъни тамашачы белән көлкеле рәвештә борчыган проблемалар турында сөйләшү. «Шаяннар һәм тапкырлар» клубы, әлбәттә, кызык нәрсә, әмма клублар, кече сәхнәләр форматында да шоу ясарга була.
  •  
  • Speed dating, ягъни берничә секунд вакытында тиз танышу, аралашу. Чынлап әйтегез, кем форумга кәләш-кияү эзләргә килгән? Бу – сезнең өчен вариант.
  •  
  • Видеоблогинг, ягъни видео-көндәлекләр. Чынлап та, барыгызның да телефоннары бар – төшерегез, татарча үзегезне борчыган әйберләр турында сөйләгез – һәм тиздән интернет йолдызына әвереләчәксез.
  •  
  • Фермерлар ризыклары, ягъни үзегез асраган мал, үзегез үстергән гөл-җимеш, яшелчә белән сәүдә итү. Татарлык тел, җыр аша гына түгел, казылык һәм карлыган аша да үтә ала!
  •  

Һәм соңгысы, бәлки, иң мөһиме. Creative spaces, ягъни иҗади мәйданчыклар, төрле вакыйгалар уздыру өчен оештырылган иҗат үзәкләр. Хәзерге вакытта Казан яшьләр өчен – ул театрлар, музейлар гына түгел. Казан – ул шулай ук «Штаб», «Смена», «Циферблат», «Алафузов фабрикасы». Бездә илһам запаслары күп, талантларыбыз, идеяләребез көннән-көн арта бара. Әмма бөтен трендлар чынлап үсеш алсын өчен, Казан, Татарстан, Россия татар яшьләренә киңлек кирәк."

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20