Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
10.07.2017

Регби-7 буенча хатын-кызлар командалары җиңүчеләрен котлау тантанасы булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстанның Регби федерациясе Президенты Алексей Песошин регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабы җиңүчеләрен котлау тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Казан Үзәк стадионында узды, анда шулай ук Антимонополия федераль хезмәте җитәкчесе, регби буенча Россия федерациясе Попечительләр советы рәисе Игорь Артемьев катнашты.

Искәртеп үтик, регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Европа гран-при сериясенең II этабында Россия җыелмасы җиңүче булды.

Финал матчында Россия кызлары инглиз регбичы кызларына каршы торды. Матч 25:0 исәбендә Россия командасы җиңүе белән төгәлләнде.

Белешмә өчен: Регби-7 буенча Россия чемпионаты хатын-кызлар арасында Казанда Үзәк стадионда 8 — 9 июль көннәрендә узды. Турнирга 12 илдән: Россия, Нидерландлар, Швеция, Польша, Англия, Ирландия, Франция, Португалия, Италия, Испания, Бельгия һәм Уэльс җыелма командаларында 180нән артык спортчы килде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!