Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.10.2015

Республика балалар клиник хастаханәсендә “Сәламәт туклану турында сөйләшик” темасына ункөнлек узган

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсендә 12-21 октябрь көннәрендә Бөтендөнья сәламәт туклану көненә багышланган “Сәламәт туклану турында сөйләшик” темасына ункөнлек узган. Бу көн ел саен 16 нчы октябрьдә билгеләп үтелә.

Бүген кешенең туклану рационы бер дә дөрес бүленмәгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кеше составында крахмал булган продуктларны (ипи, бәрәңге) 10 процентка, шикәрне 30-35 процентка күбрәк ашый, ә ит (25 процентка), сөт (30 процентка), яшелчә һәм җиләк-җимешләр (40-45 процентка), киресенчә, аз ашала.

Россиялеләр рационында үсемлек һәм терлек аксымы, витамин һәм минераллар җитәрлек түгел, әмма терлек мае, холестерин, сахароза артык күп. Дөрес бүленмәгән туклану рационы симерүгә китерә.

Сәламәт туклану ункөнлеген уздыру нәни пациентларны һәм аларның ата-аналары игътибарын баланың дөрес туклану әһәмиятенә һәм зарарлы продуктларны еш куллану куркынычы мәсьәләсенә юнәлтү максатын күздә тота.

Ункөнлек кысаларында Республика балалар клиник хастаханәсендә төрле чаралар үткәрелгән. Хастаханәнең сайтында “Сәламәт бала мәктәбе” бүлегендә “Баланың сәламәт туклнуы нигезләре” рубрикасында туклану темасына багышланган мәкаләләр урнаштырылган, педагоглар нәни пациентлар өчен тематик уеннар үткәргән. 14 нче октябрьдә Республика балалар клиник хастаханәсе катнашында, Россия вәкилләре белән берлектә, “Бала сәламәтлеге һәм туклану” Республика фәнни-гамәли конференциясе узган. “Азино” сырхауханәсе белгечләре укучылар өчен сәламәт туклану турында лекцияләр укыган. Хастаханә сырхауханәләрендә күкрәк сөте белән имезүнең файдасы турында ата-аналар өчен сәламәтлек мәктәбе оештырылган. Шулай ук, Россиянең иң яхшы гастроэнтерологларының берсе булган профессор Т. Строкова Республика балалар клиник хастаханәсенә килгән. Ул катлаулы гастроэнтерология патологиясе булган 5 пациентны караган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20